+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2023, 16:45

Яңа ел алдыннан өч эшне башкарып калыгыз!

Алдагы ел уңышлы килсен өчен астрологлар берничә киңәш бирә.

Яңа ел алдыннан өч эшне башкарып калыгыз!
Яңа ел алдыннан өч эшне башкарып калыгыз!

Алдагы ел үзебез өчен уңышлы, имин килсен өчен Яңа ел алдыннан өч эшне башкарырга кирәк, ди астрологлар.

Беренчедән, өйдәге ел буена җыелган чүп-чардан, иске һәм файдаланмый торган әйберләрдән арынырга кирәк. Кителгән савыт-сабаны, кирәкмәгән киемнәрне ташларга, барлык шкафларны сөртеп, өйне  җыештырып-юып чыгарырга киңәш ителә.

Икенчедән, ел буена булган барлык яхшылыкларны, уңышлы көннәрне, сезне сөендергән сатып алган әйберләрне, бәхетле мизгелләрне искә төшереп, рәхмәт хисләре кичерегез. Күп эшләгәнегез өчен үзегезне мактагыз. Бу сезнең өчен ел яхшы үткәнен аңларга ярдәм итә, кәефегезне күтәрә.

Тормыш очраклы рәвештә генә корылмый, ди астрологлар. Киләчәк акрынлап безнең фикерләрдән, гамәлләрдән, ниятләрдән формалаша. Шуңа күрә, Яңа ел алдыннан утырып, киләсе елга планнар язу — бу өченче эш. Анда үз теләкләреңне, нәрсәләр сатып алырга, күрергә, сынап карарга теләвеңне язарга кирәк. Бу — теләкләр картасы булачак. Һәм анда язылганнар барысы да тормышка ашырга тиеш. Иң мөһиме, Яңа ел сезгә бәхет, сәламәтлек, шатлыклар һәм күп акча алып килер.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: