+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 декабрь 2023, 07:50

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар Башкортстанда Яңа ел төненә һәм гыйнвар бәйрәмнәренә һава торышын фаразлады.

Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?
Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?
Әле республика территориясендә җылы циклон хуҗалык итә, ул арктик антициклоннан соң килде. Аномаль салкыннар урынына җылылык хөкем сөрә. Алдагы көннәрдә төбәктә плюс температура һәм көчле кар явуы көтелә.

Гисметео синоптиклары мәгълүматлары буенча, мондый һава торышы республикада декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу Яңа ел төнендә көчле салкыннар булмаячак дигәнне аңлата, температура -7,...-15 градус тирәсендә көтелә.
 
Гыйнварның беренче көннәрендә дә шундый ук фараз төзелгән. Аннары тагын да җылытачак, -5,  -9 градуска кадәр.
 
фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас