+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 декабрь 2023, 15:10

Кояш йөзле кешеләргә барам...

“Кызыл таң”да эшләүчеләр – нәкъ шундыйлар!

Декабрь башларында “Кызыл таң” гәзитенә янә бер мәкаләмне илттем. Бүген монда кешеләрнең гадәттән тыш күп булуы күзгә шундук ташланды. Сәбәбе – “Кызыл таң”ның районнардагы үз хәбәрчеләре килгән икән. Шунда баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяховның бүлмәсенә сугылдым. Эшенә җаваплы каравыннан тыш, җор телле дә үзе.

Иң сөенечлесе Рәфиснең бүлмәсендә сирәк күрешкән тәҗрибәле журналистлар белән күрешеп сөйләшү булды. Үз хәбәрчеләр Фәнүр Гыйльманов, Идрис Сәетгалиев белән гади генә сүздән аралашып китеп, аны халыкчан мәзәкләр, шаян сүз белән баетып, рәхәтләнеп көлештек! Боларны мин ни өчен язам соң әле?

Җәмәгать! Соңгы елларда бер-беребез белән эчкерсез, дустанә аралашулар юк дәрәҗәсендә. Ничектер, барыбыз да эшлекле, җитди кыяфәттә, бер-беребез белән ихлас сөйләшүләргә йөрәкләребезнең инде күптән сусавын тоемлау арткы планга күчә бара.

Утыз ел гәзит-журналлар белән иҗади дуслык дәвамында матбугат хезмәткәрләрен күп күрергә туры килде. Төрлеләрен. Минем бүгенге үсешемә олы этәргеч биргән журналистлар Тамьян Бикмаев, Фәнизә Гыймадиева, Равил Хәкимов, Мөнир һәм Габдулла Вафиннар, Гүзәл Гаянова, Эльвира Усманова, Алсу Гәрәева, Рәзилә Низамова, Зөлфия һәм Фаил Фәтхетдиновлар, Фәнис Гәрәев, Рәүф Идрисов, Олег Төхвәтуллин, Фатыйх Сәйфранов, Фәнүз Хәбибуллин, Рәмзилә Каһирова, Резеда Галикәева, Зәйфә Салихова, Ләйсән Якупова, Зәлия Ахунова, Камил, Илдус һәм Илдар Фазлетдиновлар, Резеда Нуртдинова, Дилбәр Булатова, Борай районының – “Алга”, Чишмәнең – “Чишмә”, Туймазының “Туймазы хәбәрләре” басмалары хезмәткәрләренә һәм, әлбәттә, остазым Фәрит Фаткуллинга олы рәхмәтләремне юллыйм!

Әйткәндәй, һәрнәрсә үз вакытында әйтелсә, яки ихлас язылса гына аның рухи кыйммәтләре олуг мәгънәгә ия. Кыскасы, иҗатта да ачык йөзлелек, тормышта да киң күңеллелек кебек сыйфатларыбызны югалтмыйк!

Әнә, синоптиклар алда каты суыклар турында искәртә. Ә бу мине һич тә өркетми! Чөнки мин бүген дә Матбугат йортына ашкынып барачакмын, ә анда, алтынчы каттагы “Кызыл таң” редакциясендә йөрәк бозларын да эретерлек кояш йөзле кешеләр бар!

Рәзиф Зөбәеров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас