+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 декабрь 2023, 17:45

Көмешкәне – бензин багына!

Гастроль юллары безне дистә еллар элек Бөрҗән районының Нәби авылына алып килде. Авылга керер юл Агыйдел буенда да, тау башында да бар. Тау башыннан авылга карап сокланып алу максатында тау юлын сайладык. Авыл тау башыннан бик матур күренә. Берничә урамнан тора. Урам тулы балалар. Урамнар ап-ак, яңа гына кар явып үткәнмени!

Авылның төп урамына килеп кердек. Тау башыннан күренгән аклык каз-тавыклар икән. Һәр йортның капка төбендә хатын-кыз заты шәл, оекбаш бәйләп утыра. Яннарында кечкенә балалар уйный, шаяра. Авылда кош-кортның шулкадәр күп булуын кызыксынып сорадык.

— Хәзер Агыйдел елгасы буйлап көймәләрдә туристлар күп ага. Алар бездән юлда ашарга ит ала, — дип аңлатты безгә авыл кешеләре.
Бөрҗәндә туризмның үсеп китүе урындагы халыкка күп файда ките-рүен аңладык. Без клубка әйбер-ләребезне бушатып торганда яныбызга замандашым, бик якын күргән кешем Сөнәгать Ибәтуллин килде. Күптән очрашмагач, бик җылы күрештек.

— Әйдә, Юнир абый, безгә кунакка киттек! — диде ул.

Йорт, ихата бик матур, чиста. Тышкы җәйге кухняда чыжлап самавыр кайнап утыра. Кул-битләрне юып, чәй эчәргә утырдык. Кухня тәрәзәсеннән, дулкыннары ярдан ярга сугылып, тау елгасы Яүгәзе агып ятуы күренеп тора. Аннан бик зур тизлектә байдаркаларда туристлар агып төшеп китте. Табигать матурлыгына сокланып, чәй эчә-эчә самавырдагы суның беткәнен дә сизмәгәнбез. Сусауны баскач, бала чакларны хәтерләп, кызыклы хәлләрне сөйләп көлешеп тә алдык.

Шушы урында Сөнәгатьнең үзе белән кыскача таныштырып үтим әле. Сөнәгатькә хәзер алтмыш яшь тулды. Гомере буена колхозда тракторчы булып эшләде. Мәктәптә укыганда ул бик шаян иде! Ләкин холкындагы ул сыйфатлар шушы көнгә кадәр сакланмаган. Хәзер ул бик җитди. Кеше шулкадәр дә үзгәрер икән, дип, гаҗәпләнеп тә куйдым.

Утыра торгач, сөйләшү темасы бүгенге көнгә килеп терәлде. Мин үземнең тормыш хәлләрен сөйләп алдым.

— Мин, Юнир абый, югары уку йортында укый алмадым шул. Бала чактан техникага гашыйк булып, колхозда тракторчы булып эшләдем. Менә, картайгач, югары уку йортында укымаганыма үкенәм хәзер, — диде Сөнәгать.

— Узган гомеребезнең кайбер мизгелләренә кем үкенми соң? Менә мин техникага укымаганыма үкенәм. Мин дә булдыммы артист! Исемемне афишага алтын хәрефләр белән язсалар да, мине карарга авылларда шул ун, егерме тамашачы килә инде, – дип, мин дә үкенечемне сөйләп бирдем. — Юкка үкенмә, энем, ярат­кан эшең булу – бәхет ул!

– Техника йөртүче булу гына аз ул. Үкенгәнем шул: теоретик белемем юк. Эх, мин яңа трактор, яңа комбайн конструкцияләр идем!
Яше алтмышка җиткән кешенең балалар кебек хыялланып утыруы миңа бик кызык булып китте.

— Нинди трактор конструкцияләр идең?

— Мин уйлап табар тракторны башка конструкторлар эшләп бетерде инде, ә менә комбайнны — юк.

— Нинди комбайн хакында хыял­ланасың?

— Безнең Бөрҗән ягында яз — соң, көз иртә килә. Иген урган вакытта яңгырлар озакка китсә, иген чери. Менә шундый вакытта көлтә бәйли торган техника уйлап табарга иде. Моны уйлап табу авыр түгел, чөнки печәнне төргәкләп бәйләгеч бар. Шундый механизмны эшләп куяр идем, тиешле шартлар юк.

— Көлтә бәйләү заманы артта калды бит инде! — дидем, аның карашына ризасызлык белдереп.

— Балта да, энә дә, тиредән тун тегү дә, борынгы заман кешелә­реннән калып, әле һаман да яшәп килә. Тормыш-көнкүреш таләп иткән нәрсә яши ул. Көлтә бәйләү дә бик кирәк. Яңгырлар озакка китсә, ындыр табагына ташып куелган коры көлтәләрне, әйдә, суктыр. Ашлыкның бөртеген дә югалтмый алып була. Элек безнең Бөрҗәндә шулай көлтә бәйләп, иген җыеп алганнар һәм район халкының тамагын туйдырганнар. Читтән ашлык сатып алмаганнар, — дип, Сөнәгать үзенең карашын дәлилләп куйды. Бераз уйланып утырды да сүзен дәвам итте. — Таулы районнарда яланнар бәләкәй. Җитмәсә, комбайнны таудан тауга йөртергә кирәк. Безнең якка ургычы биш-алты метрлык түгел, ә өч метр тирәсе булган миникомбайн бик таман. Төптән уйласаң, Юнир абый, әрмәннәрнең илендә тау-таш алтмыш процент. Ташта иген үсәме? Әрмәннәр шул шартларда да ашарлык ашлыгын, виноградын, җиләк-җимешен үсте­реп ала бит. Безнең Бөрҗән шартлары алардагыдан күпкә уңайлы.

— Хыялың, энем, буш фанта­зия­гә охшамаган, — дидем мин, нәтиҗә ясап.

– СССР чорында, бензинга су кушып, эчке яну двигателен эшләтеп була, дип, телевизордан яңалыклар программасында күрсәттеләр. Андый технология сүздә генә калмас, тормышка ашар инде, дип көттем. Юк, булмады. Ахыр чиктә аны үзем эшләп карарга булдым. Барып чыкмады. Кыскасы, карбюраторлы двигательгә бу яраклы түгел. Эчке яну двигателе спирт белән эшли, дигән мәгълүматларны да еш кына ишетеп торам. Бензин хакы авыл өчен бик кыйммәт. Шуңа спирт эшләргә булдым. Аны өй шартларында эшләү авыр түгел. Ике тапкыр куылган көмеш-кәне тракторга салган идем, двигателе эшләде дә китте бит! Шулай да двигательнең көче кими. Җитмеш алтынчы бензинга ацетон салсаң, туксан бишлегә әйләнә, дигән мәгълүмат шоферлар арасында билгеле. Шуннан илле литр көмеш­кәгә ярты литр ацетон куштым. Двигателемнең көче бензин белән эшләгән кебек!

Сөнәгатьнең бу хәбәре мине бө­тенләй уятып җибәрде:

— Көмешкә белән двигатель эшләтү үзен экономик яктан ничек аклый? — дип сорадым.

— Илле литр көмешкә алыр өчен алты-җиде килограмм шикәр комы кирәк. Хәзерге вакытта бездә шикәр­нең килосы утыз сум. Димәк, ике йөз ун сумга төшә. Плюс бәясе утыз сум тирәсе булган ярты литр ацетон. Шулай итеп, барлыгы ике йөз дә кырык сумга төшә. Ә солярканың илле литры бүген мең сум тирәсе. Көмешкәне әчетер өчен бодай, арыш кулланмыйм. Аңа печән дә, силос та, кыскасы, барлык органик матдә ярый. Кыш куган көмешкә белән җәй көннәрендә башмаклары белән дүрт сыерыма, кәҗә-сарыкларга печән хәзерләп алам. Елга ике сыер малын үстереп, ит итеп са­там. Миннән күреп, күрше-тирә, туган-тумача көмешкә куа башлады. Минем “Беларусь” тракторыма салып, улым аларның эшләрен башкарырга ярдәм итә.

Сөнәгатьнең бу сүзләренә ышанмыйча, тракторын йөртеп каравын сорадым. Минем күз алдымда ул тракторына көмешкә салды. Урамдагы утынга дигән ике озын каенны трос белән тракторына такты. Һәм, тракторын беренче тизлеккә салып, утынны тарттырды. Тракторның шул йөккә көче җитте. Мин тагын гаҗәпләндем.

— Энем, техникада теоретик белемем юк, дип юкка борчылма. Син тор­мыш-көнкүреш, техника өлкә-сендә зур ачыш эшләгәнсең бит. Көмешкәне техникада кулланып, әллә күпме файда алып була. Бу ачышың өчен кешелек дөньясы сиңа рәхмәт әйтәчәк!

— Бу өлкәдә уңышсызлыкка алып баручы бер хәвеф бар. Көмешкә авызыңа таба түгел, ә тракторның ягулык багына таба юл тотарга тиеш. Күпләр менә шуны эшли алмый, — дип сүзен тәмамлады Сө-нәгать.

Юнир Салаватов.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас