+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 Января 2024, 10:30

Менә шундый чыршы!

Ул нәрсәдән ясалган дип уйлыйсыз?

Менә шундый чыршы!Менә шундый чыршы!
Менә шундый чыршы!
Башкортстанда пластик шешәләрдән чыршы урнаштырганнар.

Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, Туймазыда «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында икенчел чималдан төзелгән Яңа ел арт-объекты планета турында кайгырту символына әверелгән.

Бәйрәм символы авторлары чыршы өчен материалларны җентекләп чистарткан, язга ул сүтеләчәк, ә шешәләр эшкәртүгә җибәреләчәк.

Фото: Министрлык Телеграм-каналыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас