+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 гыйнвар , 16:55

Әфлисун кан тамырларын саклый

Белгеч җимешнең файдасы тисен өчен берничә киңәш бирә.

Әфлисун кан тамырларын саклый
Әфлисун кан тамырларын саклый
Әфлисун составындагы С витамины кан тамырларының сәламәтлеген саклый, ә клетчатка липид алмашуны нормальләштерә. Бу хакта диетолог Антонина Стародубова белдерә.
Аның сүзләренчә, 100 грамм әфлисун йомшагында иммунитетны ныгыту һәм респиратор авыруларны профилактикалау өчен кирәкле С витаминының көндәлек нормасының яртысы бар. Моннан тыш, С витамины йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый.
"Бу кан тамырлары стенасына ныклы һәм эластик булып калырга булыша. Әфлисун составындагы клетчатка, үз чиратында, липид алмашуны нормальләштерүгә ярдәм итә”, — ди ул. Әфлисунда шулай ук А витамины, В төркеме витаминнары, минераль матдәләр, җиләк-җимеш кислоталары һәм биофлавоноидлар бар. Шул ук вакытта бу җимешнең калориясе аз: 100 граммга 43 килокалорий.
Диетолог билгеләп үткәнчә, җимешнең файдасы булсын өчен аны рационга быелгысын кертү мөһим, әмма көненә бер-ике әфлисун ашау да җитә. Цитруслыларны артык куллану аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Ярамаган очракта, әфлисунны рационга кертмәскә кирәк. Шулай ук җимеш составындагы җиләк-җимеш кислоталары кайбер авыруларны, мәсәлән, ашказаны-эчәк юлы авыруларын көчәйтергә мөмкин, ди белгеч.
 
 
Автор фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: