+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2024, 04:22

Хайван

– Хайван! – дип кычкыра күрше хатыны ачык тәрәзә аша… Ирен сүгә инде...

ХайванХайван
Хайван

Хайваннарны яратам мин. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Фермада маллар арасында үскән малай ич. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, атлар һәм... малчылар авызыннан чәчрәп торган “мат”лар арасында. Хәер, мин аның “мат” икәнен дә үсә төшкәч кенә аңладым әле. Ул вакытта безнең телебез шундый, ә башкалар бик үк дөрес сөйләшми сыман тоела иде. “Хайван” сүзенең дә чын мәгънәсен шул чордарак төшендем. Югыйсә, мин аны кәефеңә туры килмәгән кешегә карата әйтелә торган сүз дип йөри идем.

Ә хайваннар күңелле иде. Утар буйлап: “Мә, мә... Мә!” – дип йөрүче сарыкларның юмартлыгына соклана идем. Ничек кенә мактасак та, совет чорында да гел “давай” диләр иде. Сөт давай! Йон давай. Күрсәткеч давай. Давай да давай, бир дә бир. “Мә” диюче юк. Сарыклардан башка. Хәзер болай “мә” диюче бар ул. Бөтен нәрсәне дә “мә” дип кенә торалар. Кайчагында тормыш үзе дә сарык утарына охшап китә: бөтен яклап “Мә, мә... Мә!” – дип кычкыралар. Тик боларның берсе дә сарык түгел, берсе дә бушка бирми.

Ул бозаулар!.. Бозаудан да назлырак җан иясе юк. И, аның беренче тапкыр урамга чыгуларын күрсәң! Капкадан атылып чыга да кинәт туктап кала. Һәм аптырап карап тора. Мин хәтта аның бу мизгелдә нәрсә уйлаганын да аңлыйм кебек. “Ну, яп-яланаяк! Кайда килеп эләктем мин, анаңы сатыйм?! Что за...” Шул чамарак уйлый ул. Башкача уйлый алмый, ул да малчыларны тыңлап үскән ич. Бераз һушына килгәч: “Нинди иркенлек!” – дип башын селкеп ала да күзе нәрсәгәдер төшә: “Монысы нәрсә тагын? А-абзарыңны себерим!” – дип, тегенең артыннан ияреп китә. Аңа барысы да кызык, барысы да яңа. Нәрсә күрә – шуның артыннан иярә. Борынын тидереп карый, ялап карый. Без дә нәкъ шул бозау шикелле инде. Нәрсә күрәбез, шуңа ияреп китәбез. Коммунизм күрсәк – коммунизмга, демократия күрсәк – демократиягә. Сингапур системасы күрсәк – шул системага. Безгә нәрсә­недер күрсәтергә генә кирәк...

Сыерлары да соклангыч. И, ул сыерның акыллылыклары! Кайберләре чәлдереп өйгә алып кайтырга дип әллә кайда яшереп куйган оныңа кадәр чокып чыгара торган иде. Мин аны гаепләмим. Акылын кулланырга бүтән мөмкинлек булмагач, нәрсә эшләргә тиеш инде ул. Шуннан хуҗасы: “Әй, Аллаһның ачы каһәре суккан нәрсә!” – дигән сүзнең урысчасын әйтеп моның сыртына шланга белән тондырып ала. Теге дәшми. Әкрен генә урынына барып баса. И аның сабырлыклары. Аны фермада: “Ярый, көтүдә йөри әле, туеп кайтыр”, – дип ашатмыйлар, ә көтүчеләр: “Ярый, кайткач ашар әле”, – дип, көнозын туп­лауда яткыралар. Ә ул дәшми. Һәм савалар. Көненә өчәр тапкыр. Сөте булмаса – тиргиләр. Я иткә җибәрәләр.

Ә атлар... Алары аның нәкъ кешенең үзе кебек тоела иде. Кайберләре арыган, хәрәкәт­ләре талгын, күзләрендә нур сүрелгән. Ә кайберләре уйнаклап тора. Утарга кайтарып япкач та киртә аша гына сикереп чыга. Көтүче сүгенә инде, теге тылсымлы сүзен әйтеп карый: “Борыл, анаң­ны...” – ди. Ә тегенең исе дә китми. Борылып кына карый да, башын чайкап, үз юлына юртып китеп бара. Ә бернәрсә дә эшли алмыйсың. Риза түгелсең икән, бар, куып тотып кара! Берсен куып та караганнар иде. Бер нәчәлник кушкан. Авыл буйлап көне буе куып йөрделәр. Тоталмагач, теге нәчәлник әйткән: “Атып алыгыз!” – дигән. Мылтыгын да үзе чыгарып биргән. Ә безнең авылның бердәнбер оста сунарчысы, кулын юарга дип кергәч, теге мылтыкка абынып егылып, патроннарны чылаткан. Өстәвенә, мылтыгы да сынган.

Ә башкалар чормадан мылтыкларын алып, аның тутыкларын тазартып, патрон табалмый йөргән арада, теге ат кабат утарына кайтып кергән. Шулай өйрәнгән бит инде, бер дә әллә кайда китми ул, күңеле булганчы болында йөри дә, ялыккач кайта, аның өчен киртәләр юк. “Иткә җи­бәрегез!” – дигән теге нәчәл­ник. Ә безнең авыл ирләре аны ялгыш ат чабышына барган машинага төяп җибәр­гәннәр. “Билләһи-валлаһи, ялгыш менә! – дип акланганнар үзләре соңыннан. – Алдашсам, шушы урында җир йотсын!” Җир йотмаган. Ә теге ат чемпион булды. Киртәләрне санламаган атны, атып алмасалар, тотып чалмасалар, билгеле инде, чемпион була.

Һе-һе-һе... Әле шушыларны язып утырам. Ә ачык тәрәзәдән күрше хатынының: “Хайван!” – дип кычкырганы ишетелә. Салып кайткан ире, шуны сүгә. Мин тиргәмим. Әйбәт кеше ул. Ясалма түгел. Ихлас. Кайвакыт төшереп алуы да, бәлки, шул әйбәт­легеннәндер. Хайван булсын, әйдә... Кеше, бәлки, бераз хайванланып та алырга тиештер. Хайваннан ерак киткән адәмдә кешелек тә бик булмый бит инде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас