Ә иң файдалысы нәрсә? Әлбәттә, суган! Мең төрле сырхауга дәва. Салкын тимәсен өчен дә, буыннарың исән-сау булсын өчен дә. Ул хәтта венерик авырулардан да саклый икән: бер баш суган ашап куясың, бер авыру да якын килми. Тагын нәрсә файдалы? Кыяр, әлбәттә! Организмдагы бөтен шлакларны куып чыгара, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, бөердәге ташларны бетерә, хәтта шикәр чиреннән дә саклый. Иң файдалы нәрсәләрнең тагын берсе – помидор. Монда витаминнарның һәм минералларның бөтен төре дә диярлек бар. В, А, К, Е һ.б. Тимер, натрий, цинк, марганец, кремний... Шуңа күрә ул һәртөрле стресслардан саклый, иммунитетны күтәрә, хәтта онкологик авыруларга каршы тора. Кишер дә файдалы. Бөтен кешегә дә. Ирләргә аеруча.
Менә ризык кибетләрендә йөргәндә, берәр җирдән шуларның исе килеп, үзләренә чакырып торамы? Юк. Алар кешене акыллы зат дип уйлап, тыныч кына үз чиратларын көтеп ята: адәм акылы безне урап үтмәс, дип уйлыйлар. Ә адәм уйлап та бирми, ул үзенә файдалы нәрсәләргә борылып та карамый. Ул исе чыккан нәрсәләргә мөкиббән китә. Ә файдалы нәрсәләр ис чыгарып ятмый.
Быел менә адәм акылы белән яшәргә уйладык. Тик файдалы нәрсәләрне генә ризык итәргә. Безнең яклар бай бит инде ул, аяк астындагы һәр үлән дәва, һәркайсының шифасы бар. Ә без шуларны таптап узабыз да аптекага барып, фәлән хакка дару сатып алабыз. Витаминнар сатып алабыз! Без җиләк-җимеш, яшелчәне тозлап-борычлап кайнатып консерва ясап куябыз да витамин сатып алабыз.
Эшне кыштан ук башладык. Кыш – авыр вакыт, витаминнар күп тотыла торган чор. Сатып алдык инде барысын да. Кыярын да, помидорын да, кишерен дә, суганын да. Кыйммәт алар. Әмма кирәк һәм файдалы нәрсәләргә акча кызганырга ярамый. Шуннан бераз акыл керә башлады. Үзебезгә утыртырга кирәк барысын да. Күп итеп. Сатып алмаслык итеп.
Яз җитү белән барысын да җиренә җиткереп эшләдек. Зур-зур түтәлләр хасил булды. Җирен ашлап, суын сибеп тордык. Салкыннар төшәрен алдарак белеп калсак, өсләрен капладык. Помидорларны хәтта төнгелеккә бишмәт кидереп йоклаткан чаклар да булды. Ә алар өлгергәнче, көн саен диярлек кибеттән сатып алып, төрле салатлар, төрле ризыклар ясадык. Файдалы ризыклар. Витаминлы.
Бер мәлне теге кыяр-помидорлар да үсеп җитте. Без аларны өзеп алып, сокланып карап тордык. Сокланмаслык та түгел бит, ел бик авыр килде, уңышка өмет өзелгән чаклар да булгалады, алай да тырыштык, төрлечә кыландырып карадык. Һәм менә... Кыяфәтләре дә ничава, тәмнәре дә искиткеч. Бераздан алар күпләп үсә башлады. Помидор түтәлләре кызарып балкып тора... Сокланып арыдык, ашап туйдык. Кышкылыкка әллә ничә банка консерва ябып, хатын-кызлар да ялкып беттеләр.
Җәй үтеп бара...
...Салат-фәләнне күптән ясаган юк инде. Бу яшелчәләрнең файдасы турында да оныттык. Үзләре дә искә төшерми. Кызарып та, яшелләнеп тә түтәлләрдә утыра бирәләр. Ятимсерәп утыралар. Хәзер инде аларга карап сокланучы да юк, өзеп тә аласы килми. Кайчагында хәтта су да сибелмичә кала. Ә алар һаман җимеш бирә. Алар бездән өмет өзми... Нидер көтә...
Без дә көтәбез... Күп чирләрдән сихәт табу өчен, витаминнар җыеп калу өчен без кыш җиткәнен көтәбез. Кибетләрдән алыр чак җиткәнен...
Марат КӘБИРОВ.