Айгөл тукталышта автобустан төшеп калды да, гадәттәгечә, өе ягына шәп-шәп атлады. Җәйге матур кич иде. Кояш инде бераз сүрелгән, талгын гына җил исә. Бу вакытта шәһәр җанланып китә. Кемдер эшеннән өенә ашыга, эсселектән фатирында качып яткан бала-чага урамга уйнарга чыга, подъезд алдындагы эскәмиядә өлкән яшьтәгеләр күренә башлый. “Хәзер өйгә кайтам да, токмач кисеп, тәмле итеп аш пешерәм”, — дип уйлады хатын. Шунда өйдә ипи беткәнлеге исенә төште. Кибет киштәләрендә тезелеп яткан яңа гына пешерелгән, күпереп торган икмәкнең исе болай да бераз ачыккан хатынны тагын да кабаланырга мәҗбүр итте. “Тулы бер икмәк алсам — искерә инде... Менә бу ярты икмәкне генә алыйм, булмаса”, — дип кәрзиненә салды ул. Аннары казылык саткан бүлеккә атлады. Анда да төрле иттән әзерләнгәннәре “Мине ал, мине ал” дигәндәй, туңдыргыч пыяласы аша хатынга карагандай булды. Тагын да кечкенә шешәдә сөт, бәләкәй генә сыр телеме, 2 алма, 1 банан һәм башка шулай берәмләп кенә сатылган азык-төлекне кәрзиненә тутырды хатын.
Фатирга килеп керү белән аягына хуҗасын көткән песие килеп уралды. Хайваннарны аңсыз, диләр. Нишләп аңсыз булсын инде? Менә бит песие хуҗасын ничек сагынган! Мыраубикә Айгөл киемнәрен алмаштырган арада да аның әле бер, әле икенче ягына чыгып “мәхәббәтен” белдерде. Үзең эштән бүредәй ачыгып кайтсаң да, бу назлыкайны ашатмасаң түзәрмен димә. “Хәзер-хәзер, чак кына көтеп тор”, — дип сумкасыннан әле яңа гына песие өчен алган махсус ризыкны аның савытына салды. Тәрәзәләрне ачып җибәрүгә, пәрдәләр җил белән дулкынланып куйды. Фатир чыннан да, җанлангандай булды. Ул арада чәйнеген плитә өстенә куеп, тиз генә юынып та чыкты. Хәтта чәйнеге дә хуҗасын аңлый кебек иде. Озак та үтми бөтен фатирны яңгыратып сызгырып та җибәрде. Аш-су бүлмәсендәге телевизорын кабызып куйды да, әле яңа гына кибеттән алган ризыкларын өстәл өстенә тезде хатын. Эштән соң ипи өстенә казылык, сыр тезеп, күп кенә итеп шикәр салып сөтле кайнар чәй эчүгә ни җитә?!. Айгөл дә соңгы яңалыкларны тыңлый-тыңлый шулай сабыр гына чәй эчүенә дәвам итте.
Бераздан бүлмәдәге зур диванына кырын ятып, телефонын кулына алды. Андагы СМС-хәбәрләргә җавап язды, кем беләндер сөйләште.
— Берүзем өчен аш пешереп утыраммыни инде?.. Инде ашыйсы да килми... Элина кайткач, пешеребез әле, — диде ул диван буенда риза булып утырган песиенә.
Инде берничә ел Айгөл шулай яши... Иртән тора да, эшенә йөгерә. Аннары буш фатирына кайтып, менә шушы песие белән вакыт уздыра. Кайчакта ахирәте белән очраша. Чит шәһәрдә укыган кызы Элина кайтканда инде өйдә чын бәйрәм була. Ә калган вакытта ул ялгыз... Ялгызлык... Адәм баласы өчен моннән ачы нәрсә бармы икән бу дөньяда?! Аеруча яңа гына берүзең калган чакларда. Айгөлнең дә сәгать укларына карап, вакытын үткәрә алмый, яисә төннәр буе мендәрен кочаклап елап чыккан вакытлары аз булмады. Адәм баласына һәрвакыт нәрсәдер кирәк. Эш кирәк, фатир кирәк, машина, мәхәббәт, дан һәм башка тагын әллә нәрсәләр. Шушы ихтыяҗын тыя алмый никадәр җинаять эшләре эшләнә, кеше язмышлары бутала. Юк, кеше өчен болар берсе дә мөһим түгел. Кеше үзен кемгәдер кирәк булуын тойса гына бәхетле була икән. Аеруча, хатын-кыз... Аның да кемнеңдер сөйгәне булып, яраткан кешесе белән җитәкләшеп урамда йөрисе, ниндидер планнар корасы, эшләр эшлисе, аның назыннан исереп, төннәр үткәрәсе килмәде мени?!.. Йә Раббым, нинди гөнаһлары өчен син аны болардан ваз кичердең?..
— Син нәрсә? Бөтенләй акылыңны җуйдыңмы? Әллә ир белән яшәүнең нәрсә икәнен оныттыңмы? Киресенчә, вакытында качып китә алганга шөкер кылырга кирәк, — дип хатын үз-үзенә кычкырып ук җибәрде.
Телевизор каршына ятып, йоклап киткәнен үзе дә сизми калды Айгөл. Песие дә аяк очына менеп ятты да, шунда “мыр-мыр” килеп күзләрен йомды. Бары тик җилдән җилфердәгән пәрдәләр һәм телевизор тавышы гына өйдә кеше барлыгын күрсәтә иде.
Айгөл белән Ильяс университетта укыганда таныштылар. Икесенең дә әти-әнисе уртача хәлдә иде. Студент тормышы бу ике яшь кешене бик тиз үз тормышына тартып алды. Иртән лекциягә барасың, аннан арып талып кайтасың да, бераз йоклап аласың. Кичкә таба тулай торакта икенче тормыш башлана. Бер бүлмә ашарга әзерли, икенче бүлмәдә ниндидер бәйрәм гөрли, өченчесендә, киресенчә, җыен “ботаник”лар җыелган була.
Ул көнне Айгөлнең туган көне иде. Октябрьнең салкын, яңгырлы көне булса да, кыз яшәгән бүлмә гөрләп тора. Кызлар коридорда урнашкан плитә янында бөтерелә. Бүлмәдән музыка тавышы яңгырый. Әлеге хәлне күзәтеп торган күрше бүлмә егетләре мондый хәлдән ничек читтә калсын инде? Танауларны кытыклаган аш-су исе, җитмәсә шундый сылу кызлар!.. Әнисе сумкасына салып җибәргән бер тартма шоколадны Ильяс суыткычтан тартып алды да, көзге алдына килеп чәчләрен төзәткәләп, күрше караватта телефоннан язышкан Айдарга карап: “Әйдә, киттек!” —диде. Айдар да эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган иде инде.
— Бу матур компаниягә без генә җитмибез кебек! Рөхсәтме, кызлар? — диде Ильяс бүлмә ишегенә бер ике шакып, ишекне ачкач.
— Күршеләр что ли? Ни йомыш? — дип көлде кызлар.
— Менә бу бәйрәм табынында шушы шоколад кирәк, дип уйладык. Аның урыны шунда икән, — дип шаяртты егетләр.
Менә шушы көннән Айгөл белән Ильяс аерылмас җаннарга әйләнде дә инде. Егет белән кыз, чыннан да, матур пар иде. Алар туып-үскән районнар бер-берсеннән шактый ерак урнашса да, Ильяс каникуллар вакытында сөйгәне янына килеп тә китә иде. Тора-бара алар бер-берсеннән бөтенләй аерылмас булды. Университетта та бергә, төннәрен дә күп вакыт бергә... Тулай торакта шулай яшәгән яшьләр күп булса да, Айгөлнең әнисе моның белән килешеп бетмәде.
— Кызым, болай яшәү зур гөнаһ. Йә никах укытыгыз, йә аерылыгыз. Ир белән хатын булып яшәү өчен Аллаһтан ризалык алырга кирәк, — диде.
Моның шулай икәнен Айгөл үзе дә белә иде инде. Кызның үзенең дә Ильясның чын хатыны булып яшисе килә. Тик моны ничек аңа әйтергә? Егет кешегә “миңа өйлән”, дип әйтә алмый бит инде...
Җитди сөйләшү озак көттермәде. Ильяс Айгөл янына кергәндә кыз үзе генә иде. “Ачыклык кертергә кирәк. Ильяс аның белән киләчәген уртак итеп күрми икән, араларны вакытында өзү хәерле”, — дигән уй йөгерде кызның башыннан. Озын-озак итеп сөйләп тормады кыз. Тотты да әнисенең сүзләрен җиткерде.
— Мин моны үзем дә уйлап йөри идем инде. Бу атнада ук кайтып әниләр белән сөйләшәчәкмен. Мин бит сине яратам, әгәр дә бу сиңа мөһим икән, бүген үк язылышыйк, — дип егет кызны кочагына алды.
Ике як та туйга бик нык әзерләнде. Туйның барлык йолаларын үтәп, шартларына туры китереп, еракта яшәүче туганнарны да кайтарып, зур бәйрәм оештырды яшьләрнең әти-әнисе. Айгөл белән Ильяс исә үзләрен дөньядагы иң бәхетле пар итеп хис итте. Хәзер инде, чынлап та, аларны бер ни дә аера алмаячак. Бер-берсенә шул кадәр туры килгән бу парның бәхетен генә Ходай артык күрмәсен дә, язмыш кына аларга салкын җил тидермәсен. Ә калганы куркыныч түгел. Алар бергә булганда бер ни куркыныч түгел.
Шулай акрынлап кына көннәр үтә торды. Ильяс белән Айгөл янә шәһәргә китте. Фатирга түләп яши башладылар. Ильяс төннәрен шәһәрдә такси водителе булып эшкә урнашты. Ә иртән икәүләп университетка китәләр. Көтмәгәндә һәрвакыт җиңел генә, мәхәббәткә төренгән көннәрне берникадәр вакыттан кара болытлар каплады сыман.
— Мин болай да ял күргәнем юк. Ә син тагын әниеңнәр янына кайтырга уйлыйсың. Аңлыйсыңмы, анда кайтып килү өчен генә күпме акча кирәк булачак! Син өйдә кайтарганны көтеп кенә утырасың да бит, миңа эшләргә кирәк, — дип җикеренде бүген дә Ильяс.
— Беләм Инде, аңлыйм. Син һәрвакыт эштә. Минем университеттан башка бер кая да барганым юк. Шуңа гына әйткән идем, — дип күзләрендәге яшьләрен яшерергә тырышты Айгөл.
— Менә үзең акча тап та кайт. Минем алай йөрергә мөмкинлегем юк, — дип тагын да кыза төште ир.
Айгөл эндәшмәде. Иренең мондый гадәтләренә дә өйрәнә башлады бугай инде. Ильясның да сүзләрендә хаклык бар. Әти-әнигә мондый хәлләрне сөйләп булмый. Болай да сизенәләр кебек инде. Кайткан саен сумка-сумка азык-төлек төяп җибәрергә тырышалар. Фатирга түләү, башка кирәк-яракка да күп акча кирәк шул. Ярый, укулары тәмамланып, икесе дә эшли башлагач, барысы да төзәлер әле.
— Ачуланма инде, Айгөлем. Син бит акылсыз хатын түгел. Мин барысын да аңлыйм. Тик син дә мине аңла. Кеше кебек киенәсе дә, яшисе дә килә. Әлегә без теләгән һәрнәрсәне эшли алмыйбыз. Булыр әле, җайланыр. Мин бит сине яратам, — дип карават читендә утырган Айгөлне кочаклап алды ир. Айгөл башын какты да иренең кочагына кереп сыенды.
— Без бит барлык авырлыкларны да, шатлыкларны да урталай бүлешергә сүз бирдек. Син бит минем бергенәм. Ачуланма, зинһар, — дип Ильяс Айгөлның чәчәләреннән сыйпап бертуктаусыз битеннән үпте.
Дәвамы бар.
Фото: stock.adobe.com