+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2024, 06:20

Бүген бүреләр Айга карап улар. Тик сез карамагыз!

Кәбисә елында беренче Ай тулган көн. Аның йогынтысы көчле булачак.

Бүген бүреләр Айга карап улар. Тик сез карамагыз!Бүген бүреләр Айга карап улар. Тик сез карамагыз!
Бүген бүреләр Айга карап улар. Тик сез карамагыз!
Бүген, 25 гыйнварда, кәбисә елының беренче Ае Мәскәү вакыты белән 20:54 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, кичә кичне күк йөзендә Ай түп-түгәрәк күренде һәм берничә көн дәвамында ул безгә шулай кебек тоелачак әле. Ай бу вакытта Арыслан билгесендә булачак. Тулы Айның энергиясе бик көчле. Аның исеме дә шомландыра торган — “Бүре Ае” дип атала. Сөйләүләр буенча, бу вакытта төнге ерткычлар бик актив була һәм Айга карап уларга чыга икән.

“Бүре Ае” — үзгәрешләр вакыты, һәм кәбисә елының көче бу үзгәрешләрне кире кайтарып булмаслык итәчәк. Шуңа күрә тулы Ай төнендә, аның алдыннан һәм берничә көннән соң кылган гамәлләреңә һәм әйткән сүзләреңә бик игътибарлы булырга кирәк”, — ди кисәтә астролог.
Тулган Ай вакытында кешеләр нервлы һәм ярсу, борчулы булырга мөмкин. Бу чорда хроник авырулар кискенләшә, йокысызлык җәфалый. Аяк-кул сыну куркынычы бар, шуңа күрә сак булыгыз.

Бу көннәрдә комарлы уеннар, экстремаль ял белән мавыкмаска киңәш ителә. Шулай ук, артык хисләргә бирелмәгез, конфликтка кермәгез, күп эш башкарып, арырга тырышмагыз, бурычка акча алмагыз һәм бирмәгез, ерак юлга чыкмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, артык күп ашамагыз. Шунысы да мөһим, әлеге чорда хәлиткеч карарлар кабул итми торыгыз. Андый карарларны киләсе атнага калдыру яхшырак булыр.
Астрологлар кисәтүенчә, бу чорда мошенниклар һәм аферистлар калкып чыгуы, телефоннан алдану куркынычы бик көчле булачак. Шуңа күрә берничә көн — тулы Айга кадәр һәм аннан соң ике көн аеруча сак булыгыз.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас