-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 гыйнвар , 11:20

Көненә ничә чынаяк чәй эчәсез?

Чәй яратучылар өчен бик яхшы хәбәр бар.

Көненә ничә чынаяк чәй эчәсез?
Көненә ничә чынаяк чәй эчәсез?
Көн саен өч чынаяк чәй картлыкны акрынайтырга һәм гомерне озайтырга мөмкин икән. Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Могҗиза эффекты эчемлектәге матдәләр белән бәйле. Моның сере иммун системасын, матдәләр алмашынуын һәм когнитив функцияләрне яхшыртучы полифенолларда булуы ачыкланган. Шулай ук, чәй яратучылар йокысызлыктан һәм борчылудан сирәгрәк интегә икән.

Тикшеренүчеләр, картлыкка каршы тәэсир эчемлектә яшерелгән көчле кушылмалар белән бәйле булырга мөмкин, дип саный. Чэндундагы Сычуань университеты экспертлары 37 яшьтән 73 яшькә кадәрге 5998 британлының, шулай ук Кытайда 30 яшьтән 79 яшькә кадәрге 7931 кешенең мәгълүматларын анализлаган. Алардан чәй эчү гадәтләре турында сораганнар, шул исәптән аның төре — мәсәлән, яшел, кара, сары яисә үлән чәе — һәм көн саен эчә торган чынаякларның санын белешкәннәр.

Аннары белгечләр сынауда катнашучыларның картлык маркерларын чагыштырган, аларның биологик яшен исәпләү өчен кан басымын, холестерин дәрәҗәсен һәм организмдагы май процентын тикшергән.

Тикшеренүчеләр, чәй эчәргә яратучылар биологик картлыкка азрак бирешә, дип тапкан. Алар, шулай ук, йокысызлык һәм борчылу симптомнарын сирәгрәк кичерә икән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: