+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2024, 07:08

Шигырьләрем – күңел энҗеләрем

Шагыйрә Зәлифә Кашапованың тууына – 70 ел.

Шигырьләрем – күңел энҗеләремШигырьләрем – күңел энҗеләрем
Шигырьләрем – күңел энҗеләрем

Илеш районының Иштерәк төп мәктәбендә педагогик хезмәт ветераны, шагыйрә Зәлифә Мирзахәниф кызы Кашапованың тууына 70 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте.

Анда шагыйрьнең дуслары һәм туганнары, “Балкыш” иҗади берләшмәсе (җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова), “Илһам” әдәби-музыкаль клубы (җитәкчесе Клара Хәлиуллина) әгъзалары, үзәкләштерелгән район китапханәсе һәм балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.
Иштерәк мәктәбе укучылары авторның шигырьләрен яттан сөйләде, Рәлиф Шагалиев Зәлифә Кашапова сүзләренә язылган җырны башкарды. Кичә бик җылы үтте.
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы Зәлифә Кашапова Илеш районының Иштерәк авылында туган.
Ул анда – сигезьеллык, аннары Югары Яркәй урта мәктәпләрен тәмамлый, Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Монда ул булачак ире – Борай районы егете Радик Кашапов белән таныша.
Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, алар өйләнешә һәм Иштерәк төп мәктәбендә хезмәт юлын башлый, Ире – директор, үзе математика укытучысы була. 39 ел балаларга белем бирә алар. Бер үк вакытта Зәлифә Мирзахәниф кызы 14 ел дәвамында Башкортстан мәдәнияте тарихы буенча дәресләр алып барды, балаларда туган якка, сәнгатькә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде. Аның укучылары район, республика конкурсларында һәм олимпиадаларында уңышларга иреште, шуларның өчесе, Бөтенрусия физика-математика олимпиадасында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 2009 елда Зәлифә Кашапова “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп, Русия Президенты грантына ия булды.
Зәлифә Кашапова әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Узган гасырның 90нчы елларыннан аның шигырьләре, шәлкемнәре, хикәяләре, публицистик мәкаләләре Башкортстанның вакытлы матбугатында даими басыла килде. Ул – “Хыял җилкәне” (2008), “Изге әманәт” (2013), “Кояш тотам” (2013), “Баллы җәй” (2016), “Йөрәккә чигелгән бизәкләр” (2017) дигән шигъри җыентыклар авторы. Утызлап шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган.
Ул үзәкләштерелгән район китапханәсе каршындагы “Илһам” клубы рәисе булды. Клара Хәлиуллина белән алар клубка иҗади көчләрне җәлеп иттеләр, язучыларны, шагыйрьләрне чакырып, төрле чаралар, очрашулар үткәрделәр.
2011 елда “Илһам чишмәләре” төбәкара фестивалендә Зәлифә Кашапова “Шагыйрь һәм чор” номинациясендә җиңде. 2012 елда ул Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган конкурста җиңү яулады, “Талбишек” фонды дипломы белән бүләкләнде, 2013 елда шул ук фондның Мактау грамотасына лаек булды.

Зилә ШӘРИПОВА.
Илеш районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас