+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2024, 11:31

"Мин 18нче гасырга эләктем..."

"Урамда машиналар түгел, атлар йөри. Кешеләр дә башка төрле киенгән. Беләм, киләсе борылыштан әлеге заманга эләгәчәкмен..."

"Мин 18нче гасырга  эләктем...""Мин 18нче гасырга  эләктем..."
"Мин 18нче гасырга эләктем..."

"Дөньяда кеше белми торган күп сәер хәлләр бар дип сөйләп торалар бит. Хәтта ниндидер портал ачыла да кеше башка гасырга эләгә, чыкканы чыга ала, чыкмаганы шулай хәбәрсез югала, дип язалар. Бер очрак укыган идем мин дә. Бер хатын Ленинградның бер урамыннан барганда борылышта кинәт иске шәһәргә килеп чыга. 18-19нчы гасыр якынча, ди. Анда элекке халык. Урамда машиналар белән түгел, ә атлар белән йөриләр. Хатын-кызлар озын күлмәкләрдән, башларында матур баш киемнәре. Ир-атлар биек эшләпәдән, кара костюм, галәфи чалбарлар, күн итекләрдән ди. Ә үзе киләсе борылыштан янәдән хәзерге заманга чыгачагын белгән. Тарихчылар, белгечләр белән очрашып бу хәлне сөйли ул. Ул тасвирлаган Ленинград урамының фотоларын да күрсәтәләр хәтта аңа. Ә шундый порталга эләгүчеләр дөньяда әз түгел икән".

Әлеге хат Интернет челтәрендә барлыкка килгәч, берничә кеше шулай ук элекке заманга эләгеп, кире кайтканлыгы турында язган... Чыннан да, андый хәл була микәнни?..

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас