"Бу турыда язаргамы, кешеләр ышанырмы, дип, озак еллар уйлап йөрдем. Белештерә, сораштыра торгач, миңа туры килгән хәлләрнең бүтән сәфәр чыгучыларда да кабатланып, аларның да исләре-акыллары китеп сөйләүләренә күп тапкырлар шаһит булдым.
Урта мәктәптә укыган чорда ноябрь ахырларында әти һәм мин ат белән кайтып киләбез. Буранлы кич, караңгы төшкән. Шушы һәм күрше авыллар уртасында Изгеләр чишмәсе челтер-челтер ага. Менә шушы тирәдә юлчылар адаша да, фикерләү сәләтен югалта иде.
Пар ак ат, кыңгырауларын чыңлатып, алдан бара. Безнең "Юлдаш" та яңа эздән китте. Йокымсырап кайткан әти, нәрсәдер сизенгәндәй, кинәт кенә сикереп торып, тозлы-борычлы сүзләр кычкырып, атны төп юлга чыгарды. Аллаһка шөкер, үзебезнең авылга имин кайтып җиттек.
Берничә елдан соң Тәбрик һәм Хәвил Миңнуллиннар белән шул ук юлдан ат белән кайтып барабыз. Гыйнвар, көн аяз, салкын, айлы кич. Изгеләр чишмәсенә җитәрәк җигүле ялгыз ат кыңгырау чыңлатып алдан бара. Ат артыннан ат китә инде. Бу юлы инде тозлы-борычлы сүзләрне кычкырырга мин тотындым.
Төп юлга күтәрелгәч, миңа бик аптырап карап торучы юлдашларыма аңлатып бирдем (алар Илеш районының Шәммәт авылыннан). Бу урыннар миңа яхшы таныш булгач, кыңгыраулы атның безне текә ярга алып барганын бик яхшы аңладым. Аллаһка шөкер, авылыбызга янә имин генә кайтып җиттек! Ә менә Тәлгать, Зәкинур исемле ике ир-егет, көзге төндә шунда адашып йөреп, бер боҗра буйлап әйләнеп-тулганып, печән чүмәләсендә кунып, өшеп-катып, иртән генә кайттылар. Бу араны күп тапкырлар үткән булсалар да!"
Менә шундый язмага тап булдым әле бүген социаль челтәрдә. Юлларда адаштыра, еш кына аварияләр була торган урыннар бар шул. Сезнең якта да бармы андый җирләр?
Фото: stock.adobe.com