+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 гыйнвар , 10:33

"Бер изге җан зираттан чыгарып куйды..."

"Берзаман сеңлемнең сукмак буенча килгәне күренә. Кулы өстә, әйтерсең, кемдер аны җитәкләп алып бара".

"Бер изге җан зираттан чыгарып куйды..."
"Бер изге җан зираттан чыгарып куйды..."

Тормышта булган сәер хәлләр турында язуны дәвам итәбез. Түбәндәге хаттан да чәчләр үрә торырлык.

"1987 елда булган хәл бу. Миңа 9 яшь иде, сеңлемә 5 яшь. Әнинең беренче иреннән туган улы 5 айлык вакытта үлгән булган. Әниләр шуның чардуганын буярга бардылар. Без дә алар белән идек. Безгә ерак китмичә сукмактан гына йөрергә куштылар. Кабер бик эчтә. Зират уртасында ук дияргә була. Сеңлемне җитәкләп йөрим шулай. Бер кабердә сеңлем уенчыклар күреп алды һәм алмакчы була. Мин зираттагы әйберне беркайчан да алырга ярамый, дим. Әниләр шулай дип әйттеләр миңа. Ә сеңлем тыңламый. Кулын ычкындырып елап китеп барды. Әни безне күреп күзәтеп тора бит, хәзер сеңлемне күреп орышыр, дим. Карыйм, әниләр безгә арт белән басып, чардуган буйыйлар. Сеңлемнең артыннан барып, кулыннан тотарга кирәк, дип борылсам - ул юк.

Киттем сукмак буенча, юк күренми. Кире килдем - күренми. Әниләр янындадыр, дип уйлап барсам - анда да юк. Әниләр белән эзли башладык, җир йоткан төсле булды аны. Әни паникада. Кычкыра-кычкыра эзлибез. Зират зур бит. Булган кешеләр дә кайтып китте инде. Көн кичкә авыша башлады. Әти әйтә: " Әйдә чыгыйк, бәлки зираттан чыгып шунда басып торадыр. Бәлки берәрсе чыгарып куйгандыр", - ди. Зираттан чыктык - сеңлем күренми. Әни елый. Берзаман сеңлемнең сукмак буенча килгәне күренә. Кулы өстә, әйтерсең, кемдер аны җитәкләп алып бара. Һәм кем беләндер сөйләшә. Зираттан чыгу юлына җитәрәк: "Кая?" - дип кемнәндер сораганын ишетәбез. Безне күрде дә, "әни" дип кычкырып, безгә таба йөгерде. Бераз тынычлангач, кайда йөргәнен сорадык. Ул: "Мин апа уенчыкны алырга кушмагач, үпкәләдем дә киттем сукмак буенча. Апа арттан барадыр, дип уйладым. Борылып карасам - ул юк. Сукмак буенча кире борылып киттем, ә сезне таба алмадым. Йөрдем-йөрдем, сезне таба алмагач, елый башладым. Шунда бер әби килде дә: "Нишләп йөрисең монда?" - ди. Югалдым, дим. Әниләрне таба алмыйм, дип елыйм. Әби: "Әйдә мин сине чыгарып куям", - ди. Мин, юк әни белмәгән кешеләр белән беркая да барырга кушмады, дим. Әби барыбер кулдан тотып, чыгарырга булды. Һәм мине чыгарып куйды. Чыга торган җиргә җиткәндә: "Әнә әниләрең", - диде. Мин: "Кая?" - дип сорадым. Ул бармагы белән төртеп күрсәтте дә мин сезгә таба йөгердем", - ди. Без бернинди дә әби күрмәдек бит, дибез. Сеңлем: "Сез сукыр мәллә? Әбине дә күрмәгәнсез", - ди. Менә шулай бер изге җан сеңлемне зираттан чыгарып куйды".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: