Быел гыйнварда Архангель районы Мәдәният йортында күргәзмә ачылды, якташлар карамагына картиналар гына түгел, ә китаплар да чыгарылды, аларның авторы, төзүчесе һәм нәшер итүчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Әһлиуллина. Якташлары белән очрашуда шулай ук Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының башкорт халкы тарихы комиссиясе рәисе, тарих фәннәре кандидаты Н. М. Калмантаев, Табын ырулары берләшмәсе Советы рәисе, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге, Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Ш. Кодакаев, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе урынбасары, балалар мәктәбе җитәкчесе Ә. Р. Колдәүләтова катнашты.
Якташлары исеменнән Клара Ишбулды кызын Архангель районы Советы секретаре Ф. Ф. Юртумбаев, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты филиалының Архангель мәгълүмат үзәге директоры
Г. З. Закирова, Арх-Латыш мәктәбе укытучылары Ирина Хәйсәрова һәм Сергей Голубев һәм башкалар сәламләде.
Архангель районында бу төбәк өчен гадәти булмаган атамалы Максим Горький авылы бар, элек ул шушы исемдәге колхозның үзәк усадьбасы булган. Картлар сөйләвенчә, ул узган гасырның 30нчы елларында коллективлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән, Совет органнары XIX гасыр ахырында бу якларга күченгән утарларда яшәүче латышларны бер урынга җыеп, зур торак пункт булдырырга карар иткән. Яңа торак пунктка Арх-Латыш атамасы бирелгән. Аннары колхозның исеме үзгәртелгән, атаклы язучы, соцреализмга нигез салучыларның берсе – Максим Горький исеме кушканнар. Вакыт узу белән бирегә урыслар һәм урындагы башкортлар, башка милләт халыклары да күчеп килә.
1965 елда Максим Горькийга Ишбулды Төгелбаевның гаиләсе күченә. Гаилә башлыгы Мәскәү шәһәрендә урта звено җитәкчеләре өчен Югары партия мәктәбен тәмамлый, урман хуҗалыгында участок мастеры булып эшли. Аны Арх-Латыш авыл советы рәисе итеп сайлыйлар, ул Максим Горькийда мондый дәрәҗәдәге беренче башкорт җитәкче була.
Хатыны Сагира белән ун балага гомер бирәләр, тугызынчысы Клара була. Чынлыкта Төгелбаевлар борынгыдан Кызгы авылында яшәгәннәр, нәселгә нигез салучыларның берсе Калчир-Табын һәм Кумрык волостьлары старшинасы, Пугачев гаскәрләре полковнигы Морадым Абдрахманов булган.
Олы абыйсы Ишмөхәммәт сөйләвенчә, әтисеннән Клара характер ныклыгы, ныкышмалылык, үз максатына ирешү сәләтен, әнисеннән, гади авыл хатыныннан тырышлык, балаларга мәхәббәт, хуҗалык эшләренә осталык, барысын да вакытында эшләү кебек күркәм сыйфатларны алган.
Республикада Клара Әһлиуллинаны, нигездә, галим-энциклопедист, төбәк һәм тематик энциклопедияләр төзүгә нигез салучыларның берсе, 50дән артык фәнни хезмәт, йөзләгән мәкалә авторы буларак беләләр. Аның ярдәмендә Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла, Ишембай районнары һәм Салават, Сибай шәһәрләре энциклопедияләре әзерләнде һәм басылып чыкты, консультант һәм фәнни мөхәррир буларак, ул Якутия (Саха), Удмуртия, Тыва республикалары галимнәренә шундый энциклопедияләр чыгарырга ярдәм итә.
Һөнәре буенча Клара Әһлиуллина педагог, 1996 елда Башкорт дәүләт университетының география факультетын тәмамлаган, күпмедер вакыт Учалы районы һәм Белорет шәһәре мәктәпләрендә эшли. Аннары Уфага күченә. Сәламәтлеге буенча (йөрәгенә операциядән соң) эшчәнлек өлкәсен үзгәртә. Башкортстан радиосында чыгаручы мөхәррир, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, Ленин музеенда хезмәткәр булып эшли. Бу тәҗрибәнең аңа соңрак, 2004 елда Башкорт энциклопедиясенә күчкәч, бик тә кирәге чыга. Мөхәррир, бүлек мөдире, 2009-20 елларда директор урынбасары, монда ул үзен таба, энциклопедистика аның һөнәренә әверелә.
Клара Ишбулды кызы, автор һәм мөхәррир, җитәкче буларак күп кенә энциклопедик басмаларны төзүдә катнаша. Соңгылары арасында – Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган, ”Башкортстан халыклары фольклоры”, ”Башкортстанның торак пунктлары” энциклопедияләре бар. Аның галим-энциклопедист тәҗрибәсе кирәкле һәм зур әһәмияткә ия, бу хакта Клара Ишбулды кызының Мәскәүдә, Киевта, Санкт-Петербургта, Казанда үткән төбәк энциклопедистикасы буенча абруйлы халыкара һәм Бөтенрусия фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы һәм чыгышлары да сөйли. 2015 елда исә ул башка авторлар белән берлектә күптомлы “Башкорт энциклопедиясе”н әзерләгәне өчен фән һәм техника өлкәсендә Башкортстанның Дәүләт премиясе лауреаты булды.
Клара Әһлиуллинаның тагын бер мавыгуы – туган якны өйрәнү. Ул Архангель районының Максим Горький авылы тарихы буенча бай материал әзерләгән. Аның бу өлкәдәге белемнәре бик бай һәм бөтен республиканы айкарлык. Юкка гына аны республика Туган якны өйрәнү оешмасы идарәсе рәисе урынбасары итеп сайламаганнар: үзенең бай тәҗрибәсе, оештыру эше белән ул шәһәр һәм районнардагы коллегалары белән дә ихлас уртаклаша.
Клара Ишбулды кызы балачактан ук шигырьләр яза, аның иҗатында фәлсәфә һәм мәхәббәт лирикасы өстенлек итә, юкка гына китапларының берсе “Сезнең ярату миңа кирәк...” дип аталмый. Шигырьләр кыскалыгы, образлылыгы, тел байлыгы һәм стиль үзенчәлеге белән аерылып тора. Ул үзен тәрҗемә өлкәсендә дә сынап карый, Ирек Киньябулатов, Кадим Аралбаев, Гөлназ Котыева һәм башкаларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә. Кайбер тәрҗемәләре аның “Минем вакыт” дип аталган өченче җыентыгында басылып чыкты.
– Минем өчен иҗат – үзеңне танып белү һәм сынау ул, – ди Клара Ишбулды кызы. – Кеше, үзенең төп эшеннән тыш, тагын нәрсәдер белән шөгыльләнергә тиеш: иҗат, спорт, туган якны өйрәнү – иң мөһиме бу шөгыль үзенә канәгатьлек һәм рәхәтлек, тирә-юньдәгеләргә файда китерсен!
Рәсем сәнгатендә беренче адымнарын Клара Әһлиуллина ире Рөстәм ярдәмендә ясый, ул, хатынының рәсем ясауга тартылуын күреп, аңа бу эш белән җитди шөгыльләнергә киңәш итә, аны рәсем сәнгате курсларына яздыра, кирәкле буяулар, кәгазь сатып ала. Клара пейзажлар, натюрмортлар яза, үз эшләрен Профсоюзлар йортында, Республика сукырлар өчен китапханәдә, Салават, Балакатай һәм Мәчетле районнары музейларында оештырган күргәзмәләргә чыгара.
Өч матур бала анасы, галим, шагыйрә, рәссам... Клара Ишбулды кызы иҗтимагый эшкә дә вакыт таба, “Табын ырулары берләшмәсе” төбәкара иҗтимагый оешмасында тора. Шулай ук аның оештыру сәләте, урындагы хакимият органнары, халык белән уртак тел табып эшләү осталыгы сокландыра. Үз вакытында бу кыю хатын-кыз зур башкорт Табын ыруының Советын да җитәкләде!
Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән милләтне берләштерүгә юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә, алар башкорт халкының гореф-гадәтләрен, телен һәм тарихын саклауга, яшь буында туган якка, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итә. Берничә ел рәттән “Табын-фест” яшьләр фестивале, “Табын җире – Илһам җире” шигъри конкурсы, төрле очрашулар үткәрелә, китаплар басыла…
Клара Әһлиуллина үз җиренең, үз халкының чын патриоты, һөнәренә тугры галим, гаиләсе һәм якыннары өчен яраткан әни, хатын һәм туган!
Кайчандыр ул “Сезнең ярату миңа кирәк...” дип язган, үз эшләре, тормышка мөнәсәбәте белән, ул шуңа иреште!
Фәнил Кодакаев.