+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль , 15:15

Әгәр өйгә көнчел кеше керсә...

Гаиләңне бәладән саклау өчен халык сынамышларына колак сал.

Әгәр өйгә көнчел кеше керсә...
Әгәр өйгә көнчел кеше керсә...

Кайчагында өйгә күңелгә якын булмаган, көнчел кешеләр килеп керә. Андый кунак киткәннән соң гаиләдә төрле күңелсезлекләр башлана, тормышның өсте-аска килә, дигән ышану булган.

Халык сынамышы буенча, күңелгә ошамаган кешеләр һәм көндәшләр өйдән чыгып киткәннән соң башта бусагадан тышка кадәр бөтен тузанны себереп чыгарырга киңәш ителә. Аннары идәнне суга чеметем генә тоз салып юарга кирәк. Бу аларның начар энергиясеннән арыну, күз тимәү өчен эшләнә икән.

Кайвакыт халык сынамышларына да игътибар итәргә кирәк шул. Халык белми әйтмәс.

 
 
 
Фото: mf.b37mrtl.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: