+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 февраль , 15:35

Кибет кыярында ул бөтенләй юк...

Табиблар вируслар вакытында аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә куша?

Кибет кыярында ул бөтенләй юк...
Кибет кыярында ул бөтенләй юк...
Табиблар эчәклекнең сәламәт флорасын саклауга һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы саклану механизмнарын активлаштыруга ярдәм итәчәк ризыкларны атаган
Табиблар киңәше буенча, организм өчен пробиотиклы ризык алу бик мөһим. Бу файдалы матдәләр махсус препаратларда гына түгел, кайбер гадәти ризыкларда да бар.
Мәсәлән, шикәр һәм артык өстәмәләр салынмаган гадәти натураль йогурт файдалы. Ризыкның яңа эшләнгән булуы мөһим, ул чакта эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле әчкелтем сөттә бактерияләр күбрәк була. Кефирда да бик күп пробиотиклар булуы билгеле.
Табиблар шулай ук рационга тозлы кәбестә һәм кимчи кертергә киңәш итә. Аларда эчәкләр өчен кирәкле клетчатка һәм иммунитет өчен витаминнар күп. Өйдә тозлаган кыярда да пробиотикларның җитәрлек булуы ачыкланган. Кибеттә сатылган тозлы кыярда исә алар бөтенләй юк икән.
Сырлар арасында моцарелла, чеддер, гауда һәм пармезан сортлары пробиотикларга бик бай.

 
Фото: ruralisation.ru/

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: