+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
12 февраль 2024, 05:07

Ил чиген... бал кортлары саклый

Һиндстан чик сакчылары контрабандистлар белән көрәшүдә бик нәтиҗәле проектны тормышка ашырган: Көнбатыш Бенгалия провин­циясендә Бангладеш белән ике чик арасында умарталар урнаштырган.

Ил чиген... бал кортлары саклыйИл чиген... бал кортлары саклый
Ил чиген... бал кортлары саклый

Бу яңалык илдәге башка проблемаларны да хәл итәргә юл ачкан. Бал кортлары, беренчедән, илне тышкы дошманнардан саклауда ышанычлы “корал” булуын күрсәткән. Икенчедән, урындагы халык умартачылык шөгыленә яратып тотынган. Һиндстанның Бангладеш дәүләте белән чиге 4096 километрга сузылган, шуның 2217 чакрымы Көнбатыш Бенгалиягә туры килә. Әлеге провинция илдә җинаятьләр саны буенча иң катлаулысы булып тора. Күрше ил гражданнарының контрабанда, мал урлау, наркотик, рөхсәтсез алтын һәм көмеш сату белән бәйле җинаятьләренең еш кабатлануы властьны да зур борчуга салган була.
Һиндстан чик сакчылары ике ил арасында меңләгән баш умарта урнаштыру контрабандистларга юлны ябачак, дигән ышанычта. Проект инициаторлары фикеренчә, усал бал кортларын тынгысызлауның тәртип бозучылар өчен бик начар тәмамлануы ихтимал. Умарта урнаштырган урыннарга якын мәйданнарда дару үләннәре һәм “нәзек бил”ләр серкәләндергән авыл хуҗалыгы культуралары чәчү планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас