+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль , 10:15

Минем әби – сихерче

Кызына бәхет теләүче ана киявен нигә шулкадәр күралмый икән?

Минем әби – сихерче
Минем әби – сихерче


Әйткәнемчә, эштән кайтып керүемә минем фатирдагы минем кухняда минем әби минем хатынымны икенче берәүгә димләп маташа, ә икенче берәү дигәннәре шунда ук минем яраткан чынаягымнан чәй эчеп утыра...

– Леночка, Аркадий – бик перспективалы егет, ахирә­темнең улы. Аның үз бизнесы бар, эшләре дә алга таба гөрләп бара. Зинһар, аңа игътибар ит әле! Ул, “тегеңә” караганда, сиңа яхшы ир булыр иде...
Боларны мин коридорда үз колакларыма үзем ышанмыйча тыңлап тордым да түземлегем калмады: кухняга үтеп, Аркадийны шаңлап җибәрдем, аннары фатирдан бәргәләп чыгардым, ә чырылдап кычкыручы сөекле әбиемне беләгеннән ипләп кенә тотып алдым да, коридорга алып чыгып, баскычтан түбән очырдым. Аның миңа нинди каргыш сүзләре яудырганын ишетсәгез!
– Моннан соң бу фатирда әниеңнең эзе дә булмасын! – дидем хатыныма да.
Ул төндә йоклый алмадым, бүгенге хәлләрне яңадан кү­ңелемнән кичердем. Әби белән мөнәсәбәтләр җайлан­маса, Ленка белән безнең гаилә бәхете озакка бармаячагын да аңлый идем. Нәрсәдер эшләргә, ниндидер юлларын табарга кирәк! Компьютерны кабызып, кияү-әби мөнәсәбәтләрен көйләү серләрен эзләдем. Нинди генә сайтларга кермәдем дә нинди генә форумнардан файдалы киңәшләр укымадым икән ул төндә! Ләкин берсендә дә тәгаен генә җавап таба алмадым.
Ниһаять, барысын да им-том белән көйләргә вәгъдә итүче “сихерче Варвара” битенә тап булдым. “Мин – сихерче Варвара, берничә буын сихерчеләр нәселеннән. Сезнең проблемаларыгызны хәл итә алам. Мөрәҗәгать иткән көнне үк җавап бирәм. Юраулар. Сөй­дергечләр. Мәхәббәткә кагылышлы ритуаллар. Негатив энергиядән саклау” дип язылган иде анда. “Менә ул минем проблемаларымны хәл итү юлы!” дип сөендем. Аңа үзем тарыган хәл-вакыйгаларны тәфсилләп яздым, болардан котылуда ярдәм итүен үтендем. Ул сораганча, икебезнең фотоны салдым, акчасын түләдем. Һәм зур өметләр баглап көтә башладым.
Озак кына җавап булмагач, тагын хат яздым. “Бу хатынга карата берни дә эшли алмыйм. Акчагызны кире кайтарырмын”, – дип җавап бирде. “Ничек инде “берни дә эшли алмыйм”? Сез бит сихерче! Моны ничек аңларга?” дигән соравыма сәер генә җавап язды: “Минем бу хатынга “тешем үтми...” Алай икән!.. Ярар, үтми тек үтми...
Бераздан бик сирәк тәтегән ял көннәренең берсендә Ленка белән матур итеп кинога барып кайтырга җыендык. Иртән сөешеп алдык та душка юынырга барыйм, дисәм, тип-тигез җирдә абынып егылып, ботымны сындырдым... Төзәлер әле, дип, үз-үземне юатудан башка чара калмады. Ләкин шул көннән мине төрле уңышсыз­лыклар эзәрлекли башлады: аяк төзәлгәннән соң урамда хулиганнар талап һәм тукмап китте; озак та үтмәстән урам этләре тешләде, әллә күпме укол кадатырга туры килде; таеп егылып, башымны тиштем; аннары юл аша чыкканда машина астында калдым, ярый ла җиңел котылдым... Болары гына җитмәгән иде, эшкә соңга кала башладым: кичтән будильникны куям, ә ул я шалтырамый, я сәгать угы күчкән була. Өстәвенә, Ленка белән бер дә юктан гына талаша башладык, ул талашлар зур скандал белән тәмамланды. Кыскасы, мине эштән кудылар, ә хатын әнисе янына кайтып китте...
Мин болар хакында бик озак уйланып, бу хәлләрне анализлап яттым: нигә соң барысы да миңа кире килеп тора? Моның сәбәпләре нәрсәдә яисә кемдә? Ни гаебем бар, нәрсәне дөрес эшләмим?
Шулай бик озак уйланып ятып йоклап киткәннән соң бик сәер төш күрдем. Иске зират, имеш. Эңгер-меңгер куера, җир өстенә акрын гына томан җәелә. Тирә-якта иске каберләр өс­тендә кыйгайган, кыйшайган, кәкрәйгән тәреләр серәеп тора. Алар яныннан үткәндә кабер ташларындагы исемнәрне укып барам, имеш, куркуданмы, салкыннанмы, үзем дер калтыранам.
Карасам, кемдер бер кабер өстенә иелгән, нәрсәдер эшли. Якынрак килсәм, үз күзләремә үзем ышанмый торам: минем әби кемнеңдер кабере өстенә ике канәфер чәчәге салып маташа! Ә кабер яңа әле, тере чәчәкләргә күмелгән. Кабер ташы да куелмаган әле, веноклар арасында бер фотография генә күренеп тора. Игътибар беләнрәк карасам, минем фото! Мин, котым очып, ирексездән чигенә башладым, ә әби, бөтен гәүдәсе белән тураеп, башын миңа таба борды да, күзләре белән бораулап карап, куркыныч итеп каһкаһәле тавыш белән кычкырып көлергә тотынды! Аннары ул үз-үзенә охшамый да башлады: соры йөзе, таркалып, иске кәгазь кисәкләре кебек коела, бераздан шәрә баш сөяге дә күренде!..
Арытаба нәрсә булганын хәзер инде юньләп хәтерләмим дә. Кычкыра башлавымны гына беләм, үземнең шул коточкыч тавышыма уянып киттем. Уяндым, кулларым боз кебек каткан, бөтен тәнем салкын тиргә баткан, тешләрем тешкә тиеп шакылдый...
Менә хәзер уйланып йөрим: мин әүлия төше күрмәдем микән? Минем бөтен бәла­ләремдә әллә әби гаеплеме? Тормышымда соңгы вакытта булган барлык серле һәм сәер хәл-вакыйгаларга әллә ул сәбәпчеме? Алай булмаса, нишләп ул минем төшкә шундый куркыныч булып керде? Со­рауларның чиге юк...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры. Башы үткән җомга санында).


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: