Буй җитмәслек ераклыкта өерелгән гайре табигый нәрсә кебек тоела ул. Әле андый нәрсәләр безгә килеп җиткәнче әллә күпме сулар агар, әллә ничә пот тоз ашалыр. Үзебезнең аяк астындагы мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә вакыт җиткереп булмый. Ә сез монда “ясалма акыл”...
Бу төшенчәгә без артык зур мәгънә дә салабыз бугай. Шуңа ул могҗизаның бер төре шикеллерәк тоела. Чынында, хәлләр аз гына башкачарак. Ясалма акыл белән без әллә кайчаннан бирле файдаланабыз инде. Алай гына да түгел, без шуңа нигезләнгән ясалма әгъзалар кулланабыз.
Иң гади нәрсәдән башлыйк. Кичтән сәгатьне иртәнге алтыда шалтырарга куябыз да ятып йоклыйбыз. Ул уята. Әлбәттә, моны бүгенге күзлектән карап, “ясалма акыл” дип булмый кебек. Әмма сәгать безгә кирәкле вакытта шалтырый. Үз вазыйфасын үти. Ә бит узган гасыр башында шундый һөнәр булган – махсус бер кеше, иртә белән тәрәзә-ишек шакып, эшчеләрне уятып йөргән. Бүген шул кешене йодрык зурлык бер будильник алмаштыра.
Элек бездән тапкырлау таблицасын ятлаталар иде. Математиканың дүрт гамәлен белү мәҗбүри, чөнки тормышның кайсы гына өлкәсенә тотынсаң да, шулар белән очрашасың: кушарга, алырга, тапкырларга, бүләргә мәҗбүр буласың. Кайбер гамәлләрне уйда гына эшләп булмый, кәгазьдә хисапларга туры килә. Ни генә әйтсәң дә, бу – акыл көче таләп итә торган нәрсә. Ә калькуляторлар пәйда булгач, мондый белемнәрнең кирәге кимеде. Нинди генә саннар белән эш йөртсәң дә, калькулятор барысын да чутлап чыгара. Монысы инде, чынлап та, ясалма акылның бер баскычы. Хәтта иң белемле кеше дә сәгатьләр буе баш вата торган нәрсәләрне ул секунд эчендә башкара.
Компьютерлар пәйда булгач, без кирәкле нәрсәләрне Интернеттан эзли башладык. Китапларны, әйтик, элек ничек эзли идек? Китапханәгә барасың, киштәләрне актарасың, кирәкле кебек китапны алып ачып карыйсың… Ул булмады бугай, дип, ябып куясың һәм тагын эзлисең… Ә хәзер эзләвеч графасына үзеңә кирәкле китапның аталышын, яки темасын, яки берәр өзеген кертәсең дә мизгел эчендә җаваплар хасыйл була. Менә монысында инде чын-чынлап ясалма акыл хәрәкәт итә. Ул эзләүченең кайда яшәвен, нинди телдә язуын, моңа кадәр нәрсәләр эзләгәнен һәм тагын әллә күпме вак-төякләрне исәпкә алып эшли. Интернеттан реклама күрсәтү җайланмалары да шул нигездә эш итә: әгәр син көрәк эзләгәнсең икән, кайсы сайтны ачсаң да көрәк рекламасы килеп чыга. Моның белән кызыксынмавыңны аңлагач, азая, туктый. Синең элекке кызыксынуларың нигезендә башка нәрсәләр тәкъдим итәргә тотына, сәнәк ал, ди. Акыллы кеше кебек кылана.
Хәзер инде ясалма акылга нигезләнгән чатлар пәйда булды. Болары теләсә-кайсы соравыңа тулы җавап бирә ала. Әйтик, быел бәрәңгене ничек утыртырга икәнен сорыйсың икән, ул сиңа тулы бер белешмә язып бирә. Җөмләләре кайбер журналистларныкыннан да әйбәтрәк. Гадәттә, җаваплары да дөрес була. Ул төгәллек таләп ителгән мәгълүматларда гына хаталана. Әлегә шулай. Киләчәктә бер хатасыз да эшли башларга мөмкин. Бик күп сайтларда ясалма акыл нигезендә язылган мәкаләләр урнашканлыгын исәпкә алсаң, аның бик күп копирайтерларны эштән бушатырга мөмкинлеген аңлыйсың. Хәзер хәтта мәктәп балалары да өй эшләрен шуның ярдәмендә эшли ала. Исәп-хисаплар ясый ул, китапларның кыскача эчтәлеген чыгарып бирә, иншалар яза. Грамматик, орфографик, стилистик хаталарны тикшерә.
Бер сүз белән әйткәндә, ясалма акылга корылган чатлар бүген көндәлектә килеп туган теләсә-кайсы мәсьәләне хәл итүдә ярдәмләшә.
Баш авыртканда нәрсә эшләргә? Ул сиңа бөтен мәгълүматны китереп сала. Төгәллек кертергә кирәк булса, сораулар бирә: “Башыгызның кайсы өлеше авырта? Ничек авырта? Кайчаннан бирле?” Һәм шул рәвешле ачыклык кертә-кертә дә тиешле ысулларны тәкъдим итә. Район дәваханәләренең терапевты кебек, билләһи. Кыяр тозларга телисең икән – рәхим ит. Иске кадакларны эшкә яраклы итәргә телисең икән – сора гына. Тормышның бөтен өлкәсендә ул ярдәмче. Шул рәвешле, ясалма акылны без күптән кулланабыз инде. Үзебез генә аңлап бетермибез. Ул кайдадыр читтә, еракта, буй җитмәслек биеклектә түгел, ул безнең көндәлектә. Компьютерда, телефонда.
Ясалма әгъзаларны кешелек аннан да алдарак куллана башлаган. Автомобиль, мәсәлән. Кер юу машинасы. Балта, пычкы, көрәк… Таяктан башланган ул. Таяк кешенең кулын да озынайткан, йодрык булып та, тояк булып та хезмәт иткән. Шуларның иң киңкырлысы, әлбәттә, компьютер һәм телефон. Берәр көнгә генә мобильнигыгызны читкә алып куегыз, сез аралаша да алмыйсыз, яңалыкларны да белмисез, финанс операцияләрен дә башкаралмыйсыз. Ике кулсыз калган кебек буласыз. Аның ясалма әгъза икәне нәкъ менә шул вакытта беленә дә инде.
Кешелек үзенең юл башында ук ясалма юлдан киткән. Кулына таяк алмаган булса, бәлки, ул үзенең сикерү сәләтен арттырыр, яки кулын озынайта алыр иде. Бәлки, телефоннарга мохтаҗлыгы булмас, телепатия ярдәмендә аралашыр иде. Ә, бәлки, әлеге көндә дә маймыл хөкемендә булып, берәр мәгарә ышыгында яшәр иде. Хәзер әйтеп булмый. Ул бүтән юлны сайлаган. Ясалмалык аның бөтен булмышында хәзер. Ясалма акыл кебек үк, бераздан “ясалма хис” төшенчәсе барлыкка килә икән, моңа һич тә аптырыйсы түгел. Шул рәвешле кешелек үзен үзе төзи. Кеше үзен үзе ясый. Һәм үзенең ясалма икәнен үзе дә аңламый.
Марат Кәбиров.