Әйтик, бер ыштан алырга телисең икән, ул бер мең сум тора. Ә өчне алсаң, берсен бушлай бирәләр. “Бушлай бирү” дигән сүз ул кешегә тылсымлы бер дога кебек тәэсир итә, бөтен чирләреннән дәвалый, дөньясын нурга төрә. Вәт менә син дә кибеткә бер мең сумга бер чалбар алырга дип кергән җиреңнән ике меңгә өч чалбар алып чыгып китәсең. Бәхетле булып!!! Чөнки син беркая да бармыйча, берни дә эшләмичә бер мең сумыңны янга калдырдың. Ә янда калган акча эшләп тапканыннан берничек тә аерылмый.
Без бит капитализмда яшибез: бүген синең кешелек дәрәҗәңне кылган игелегең дә, китергән файдаң да, күңел байлыгың да, хәтта мәхәббәт тә түгел, ә акча билгели. Акчаның кесәңә кергән, яки чыкмыйча калган һәр берәмлеге – ул синең абруеңны, көчеңне, гайрәтеңне күрсәтүче тылсым. Ә дәрәҗәңне арттырырга мөмкинлек – һәр адымда.
Супермаркетта торасың менә. Шампунь киштәсе. Исләре шундый тәмле, төсе – йотып җибәрерлек, матур итеп төрелгән. Бары тик табигый әйберләрдән ясалган. Файдалы, дару урынына кулланырлык. Үз хакы – бер мең. Һәм 70 процент ташлама белән. Димәк, син бер дә юктан гына җиде йөз сумга хуҗа буласың. Капиталистик үлчәмдәге бәяң җиде йөз сумга күтәрелә. Баш тартырлык түгел бит. Хатыныңа булса да бүләк итәрсең. Ташламасын әйтеп тормый гына. Ә арырак – тагын арзан хакка…
Шул рәвешле ташламалы, яки арзанрак әйберләр табу осталыгы камилләшә бара. Офыклар киңәя – кием-салымга, савыт-сабага, эш коралларына, электроникага, техникага… Бөтен нәрсәне дә ташлама белән, яки күпкә арзанрак бәягә алырга гадәтләнәсең. Сөенәсең шуңа. Чөнки синең кибеткә һәр сәяхәтең зур табыш белән тәмамлана, кайчагында кредит картаңны бушатып, бер айлык хезмәт хакыңа тиң ташлама аласың, шул күләмдә экономия ясыйсың. Акчаң янда кала. Дәрәҗәң күтәрелә. Мондый бәхеттән күзләрең очкынлана, бит очларың алсулана, сулышың ешая. Хәтта тамырларыңдагы каның да бии-бии йөгергәндәй тоела башлый.
Кайчагында товарларның тумыштан гарип булганы да очрый: ике киюдә аяк киемеңнең үкчәсе төшә, күлмәгеңнең төймәсе кырыла, чалбарыңның төбе китә. Тик болар гына күңелеңне төшерми. Беренчедән, андый очраклар сирәк. Икенчедән… Соң, җитмеш процент ташлама белән алынган әйбер бит ул! Кайберләре бөтенләй юк кына бәя тора. Ташламадан кергән капитал белән чагыштырганда, андый хилафлыкларның тузан бөртеге кадәр дә зыяны тими.
Кайвакытта ташламалар белән өч йөзгә алган мең сумлык әйберләреңне вак-төяк кибетләрдә дә очратасың. Монда алар йөз генә сум тора. Әй, лә… Шулкадәр затлы нәрсә йөз сум гына тора аламыни инде! “Подделка” гынадыр. Шулай, әлбәттә.
Арзан хакка әйбер сатып алу хәзер сәнгать дәрәҗәсенә җитә. Урамга чыккан саен кибеткә керәсең, кибеткә кергән саен нәрсәдер аласың. Алып кайтасың да йортыңның берәр почмагына куясың. Фатирың – әйбер белән, күңелең шатлык белән тула. Кайчагында, шуларга карап, сәгатьләр буена сокланып утырасың. Үзеңнең булдыклылыгыңа гына шулай озак сокланып була. Әнә теге капта торган тәлинкәләрне 80 процент ташлама белән алган идең, менә бу каптагы люстраларны ярты бәясенә, ә менә бу каптагы… Тукта, нәрсә соң әле монысында?.. И, ни булса да, арзанга алынган инде… Әйе. Кайбер капларда нәрсә икәнен юньләп хәтерләмисең дә, аларны әллә кайчаннан бирле ачып караганың юк. Хаҗәтләре юк. Алып кайтканнан бирле ачып та каралмыйча ятканнары да күп. Кайчагында тузаннарын сөртеп, урыннарын алмаштырып кына куясың да тагын карашны иркәләп ауный бирәләр. Рәхәт.
Шатлыкка уралып, шулай беркадәр иркәләнгәч, компьютерыңны ачып, белдерүләр карый башлыйсың. Арзанрак хакка фатир табып булмас микән, дисең. Югыйсә, өең көннән-көн бәләкәйләнә бара. Каплар арасында йөрү авырлаша…