+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль , 15:16

"Зираттан балчык алып кайткан булган..."

"Төн җитеп, йокларга гына яткан идек..."

"Зираттан балчык алып кайткан булган..."
"Зираттан балчык алып кайткан булган..."

"Минем ирем бурильщик булып эшли. Бу хәл биш ел элек була. Ул вакытта алар бригадалары белән Татарстанда эшләде. Аның сөйләгәнен язам: "Без бурить итә торган җирдән 200 метр тирәсе зират тора иде. Җәй башы. Кояш кыздыра. Кошлар сайрый. Бернәрсә дә булыр кебек түгел иде. Эшне эшләдек. Кич һәммәбез үзебезнең вагончыкларга таралдык. Кемдер йокларга ятты. Кемдер телефоныннан кино карый. Ә мин китап укыйм. Төн уртасы җиткәндәрәк ишек каккан тавыш ишетәбез. Кемдер поварның вагончыгына кага, чәй эчәсе килгәндер берәүнең, дибез. Ятабыз тыңлап, кага да кага бу. Һаман туктамый. Тагын да катырак кага башлады. Столовой урнашкан вагончык безнеке белән рәттән тора иде. Ике егет чыгып карарга була, берәр нәрсә булдымы әллә, дип. Калганнарыбыз да киенә башладык алар белән бергә чыгарга. Киенгән арада безгә шакый башладылар. Тик ишеккә түгел, ә вогончыкның стеналарына. Володя дигән мужикның нервысы түзмәде, акырып җибәрде. Сез нәрсә анда акылдан шаштыгыз мәллә, иртүк торасы бар, ә сез шаярып йөрисез, ди. Шуннан соң безнең вагончыкны селкетә башладылар. Ишетәбез, столовой вагончыгында да шул ук хәл һәм повар хатын дуңгыз чинаганнан да болайрак акыра.


Йөгереп чыктык урамга һәм секунд эчендә бу хәл тынды. Тәмәке тартып тынычланып алырга булдык. Карыйбыз, Шамил дигән егетебез сүзсез катып калды. Калтырый, борын астыннан татарча нәрсәдер әйтә. Син нәрсә, өрәк күрдеңме әллә, дибез. Ул зират ягына төртеп күрсәтте. Борылып карасак, чыннан да өрәк. Без шок хәлендә. Бөтенебез столовой вагончыгының ишегенә ябыштык. Ачып кердек. Наташа почмакка посып утыра. Үзе чукына үзе догаларын укый. Көчкә тынычландырдык. Нәрсә булды дип сорадык. Бер яңалык та әйтмәде ул безгә. Шулай ук ишек шакыганнарын, аннары вагончыкны селкетә башладылар, диде. Тынычланып беткәч, чәй эчеп алырга булдык. Утырабыз. Сөйләшәбез. Наташадан сорыйбыз берәрсе көндез зиратка бармагандыр бит дибез. Аның җавабы безне просто шаккаттырды. Юк, егетләр, мин көндез кайткач гөлләрне утыртырга, дип, балчык алырга барган идем анда, безнекеләр күренмәде анда, ди. Әнә теге пакетта алып кайткан балчыгым, ди. Володя, син нәрсә, аңгыра мәллә, зираттан кем балчык ала дип пакетны алып зиратка китте. Инде әкрен генә яктыра башлаган иде. Ярты сәгатьтән, җирне хуҗаларына кайтардым, гафу үтендем, дип кайтып керде. Соңыннан кемнең нервлары нык, алар йоклап алырга ятты. Ә мин, Шамил һәм Наташа таң атканчы һәрбер тавыштан куркып утырдык", дип сөйләп бетерде.

Әлеге хатны укыгач, бу кешеләр ничек акылдан язмады икән, дигән уйлар килде...

bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: