+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 февраль , 14:15

Җылы су кан куелыгын киметә...

Табиб суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә киңәш итә.

Җылы су кан куелыгын киметә...
Җылы су кан куелыгын киметә...
Табиб-эндокринолог Диләрә Лебедева: кулланылган җылы суның бер өстенлеге — ул кан куелыгын киметә.

Эндокринолог суны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә кирәк дигән фикер белән уртаклашты.
"Җылы су куллану культурасы безгә кытайлардан килде. Анда урындагы халык балачактан ук суны җылы килеш эчәргә күнегә. Җылы яки кайнар (пешерми торган) суның сәламәтлек өчен файдасы бар", — диде табиб Телеграм каналында.

Аерым алганда, Диләрә Лебедева билгеләп үткәнчә, җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Табиб артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә киңәш итә — мондый гадәт азрак ашарга ярдәм итә.

Җылы су эчүнең башка уңай яклары: кан куермауга ярдәм итә, бу йөрәкнең эш йөкләмәсен киметә һәм эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Моннан тыш, үт куыгы эшчәнлеген стимуллаштыра, нәтиҗәдә ашказаны эшкәртү системасы нәтиҗәлерәк эшли, шулай ук организмнан токсиннарны чыгару системасы активлаша.

Белгеч лимон суты кушылган җылы су эчү битнең төсен яхшырта, шешенүне бетерә.

"Моннан тыш, без еш кына ачыгуны сусау белән бутыйбыз, һәм сез күптән түгел генә ашаган булсагыз да, тәмле нәрсә эзлисез икән, җылы су эчәргә тырышыгыз — бу сезнең чыннан да ашарга теләмәвегезне аңларга ярдәм итәчәк”, – дип киңәш бирә табиб.

 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: