+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
8 март 2024, 14:10

8 Март хөрмәтенә менә шундый торт!

 Дүрт метр озынлыктагы торт күргәнегез бармы?

8 Март хөрмәтенә менә шундый торт!8 Март хөрмәтенә менә шундый торт!
8 Март хөрмәтенә менә шундый торт!
Сочи кондитерлары 8 Март хөрмәтенә гигант торт әзерләгән.
 
Аның авырлыгы - 623 кг, озынлыгы - 4 метр, киңлеге - 2,5 метр. Бу - дөньядагы иң зур җимеш торты. Рекорд бөтен шартларына туры китереп теркәлгән. Бу хакта Сочи хакимиятенең социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Торт ясау өчен 110 кг каймак, 53 кг он, 82 кг шикәр, 220 кг җиләк-җимеш, 1,5 мең йомырка кирәк булган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас