Җырчы Илсөя Бәдретдинова үткен сүзле булуы белән дә билгеле. Концертларында халыкты елатып, көлдереп, күңелләрнең юшыкннарын юып төшерә. Социаль челтәрдәге дусларын да әйтеп тә куя инде!
«Ул мине ярата, ләкин минем белән була алмый!
– Ул бүген шалтыратмады, арыган булгандыр инде...
– Кәефе юк иде, шуңа килә алмады...
– Мондый салкында чыгып йөрисе килмәгәндер инде...
– Аның эшендә проблемалары..
Кызла-а-ар, җитте инде….
Җитте индеееее.… Киләсе килгән, яраткан ир-атны беркем дә туктата алмый!
Ә юк, алдыйм икән... Хатыны туктатырга мөмкин.
Бәлки, яратуы шуның кадәрле генәдер? Үзеңне ярат! Үзеңне жәллә әз генә...» – дигән ул шушы көннәрдә.
Виртуаль дуслары ике якка бүленгән. Бер якта аны тәнкыйтьлиләр, икенче якта сокланып туя алмыйлар. Ә сез бу очракта нинди фикердә, дуслар?
Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.