Авылдан алты-җиде чакрымдагы диләнкегә кура җиләге җыярга киткән оныгым кичкә таба чиләген тутырып кайтып керде. Минем бисмилла әйтеп, җиләктән авыз итүемне сабыр гына көтеп торды да:
– Кура җиләк быел бигрәк күп, нәнәй, тик рәхәтләнеп, иркенләп җыя гына алмадык. Малайлар белән Кургы чокырын менеп килә идек, диләнкедән, өч баласын ияртеп, ике бүре чыгып килүен күрдек. Күрдек тә, бишебез дә каттык та калдык. Бүреләр безне күрде, ике-өч тапкыр туктап, карап торды. Җитмәсә, балалары безгә таба йөгереп килеп, уйнарга итә башлады. Башта куркуыбыздан үлә яздык, нәнәй. Аннары тынычландык. Бер дә ырлый-ырлый өскә дә килмәделәр, безне ашарга аларның уйларында да юк иде бугай. И-и, курыктык! Минем бит әле бер дә бүреләр күргәнем юк иде. Бүре каршыңа килеп тә чыга, тешләрен ыржайтып, сине ашарга өстеңә дә сикерә, дип уйлый идем. Бер дә алай булмады. Ну курку хисе көне буе калды. Я каршыга килеп чыгарлар, я юлдан кайтканда арттан килеп эләктерерләр кебек булды. Бүреләр кеше ашый, дигән булалар тагын...
– И улыкаем, җәй көне бүреләр тук була ул. Тук булгач, кешегә дә тиеп бармыйлар. Ярый әле балаларына кулыгыз белән кагылмагансыз, менә шунысын яратмыйлар, ди, алар. Хәзер безнең якларда бүреләр кимеде инде. Ә менә безнең яшьлектә, авылларга килеп, абзар башыннан төшеп, сарыкларны буып, күтәреп алып китәләр иде. Мин дә очрадым яшь чакта бер өер бүрегә...
...Сугыш беткән еллар иде. Авылларда башлангыч мәктәпләр генә, җиде-унъеллык мәктәпләр районга ике-өч кенә. Укытучылар да җитешми. Җиде сыйныф бетергәннәр укытучы булып эшләп йөри. Мин Уфада педучилище тәмамлап кайткан укытучы буларак, бездән биш чакрым ераклыктагы авылда 5-7нче сыйныфларда урыс теле укытып йөрим. Дүшәмбе иртәнге алтыда чыгып китәм, шимбә кичен генә кайтам. Яз көннәрендә бер дә куркынычы юк: иртә яктыра, соң гына караңгы төшә. Ә менә көз, кыш айларында ачы бәла инде. Күзгә төртсәң, берни күренми, юллар юк. Тездән ләм ера-ера барып, дөм караңгыда секунд саен артыңа әйләнә-әйләнә карап, муеннар тала. Ул заманда бүреләр күп үрчеде, таң туган саен бер афәтле хәбәр ишетелеп кенә тора.
Шулай кышның язга авышкан бер кичендә туган авылыма кайтырга чыктым. Аякта олтанлы пима, атлавы авыр. Ай яктысы яп-якты. Басу юлыннан атлыйм. Юлдан бераз читтәрәк салам эскертләре тезелгән. Ниһаять, авыл да күренә башлады. Салам эскерте тирәсендә бер көтү этләр йөри. Язга таба этләр шулай өерләре белән туй ясый. Анысын гына беләбез инде. Юлдан атлый-атлый якынлаштым бит тегеләргә. Барысы да бертөрлеләр. Сагая төштем. Салам эскерте тирәли нидер эзләгән кебек йөриләр, шунда йоклаган булдылар микән. Бермәлне, бөтенесе диярлек бердәй булып, күккә карап улап җибәрделәр. Башыма күсәк белән китереп суктылармыни?! “Бүреләр!.. Бетте башкаем”, – дип уйладым.
Тизрәк торып йөгердем. Андый чакта йөгереп тә булмый бит әле ул. Басу капкасына ук килеп җиттем. Борылып карасам, берничә бүре – юлның ике ягыннан, берничәсе – арттан, өчесе, юлымны кисеп, алга чыкты. Тукталдым. Нишләргә дә белмим. Шунда келт итеп букчамдагы икмәк исемә төште. Тиз генә алдым да, вак кисәкләргә сындырып, башта – бер якка, аннары икенче якка ыргыттым. Алдагы бүреләр юл читендәге икмәк кисәкләренә ташланды. Ипекәйне сындыра торам, бүреләргә ыргыта торам. Үзем йөгерәм. Авыл башындагы өйнең капка төбенә килеп җиткәндә икмәгем бетте, шунда этләр дәррәү өрә башлады. Капканы тиз генә ачып, ихатага кердем. Кердем дә, хәлсезләнеп, капкага сөялдем. Икмәк тәмен тоеп алган бүреләр дә шак итеп капкага килеп бәрелде...
Көчкә кайтып егылдым өйгә. Әниемә бер өер бүреләр артымнан куып килүе турында сөйләгән идем, ни еларга, ни шатланырга белмичә, һушын җуеп торды. Аннары, белгән догаларын укый-укый, Ходай Тәгаләгә рәхмәтләрен укыды. “Бүреләр, балам, синең икмәгеңә алданып куа килгәннәр. Адәм баласын ашарга ниятләре булса, алар күккә карап улый, ди, Аллаһтан ул кешенең нинди икәнлеген сорыйлар – изгеме ул, изге түгелме. Изге кешегә тимиләр икән. Алар син ыргыткан икмәк тәменә алданып, артыңнан килгән. Ашарга ниятләре булса, шунда ук ботарлап ташларлар иде”, – дип елап та алды.
Олы бер гомер яши-яши, ерткычларга караганда кешеләрнең куркынычрак икәнен аңладым, улым. Яман кешеләргә дучар итмәсен Ходай үзеңне...
Виниса ФӘТТАХОВА.
Фото Интернет челтәреннән.