+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 март , 09:58

"Подъезддан да чыгарга оялам"

Гөлназ Асаева Виллины уңайсыз хәлдә калдырган.

"Подъезддан да чыгарга оялам"
"Подъезддан да чыгарга оялам"

Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) сәхнәдәге образлары белән дә, көндәлек киемнәре белән дә үзенчәлекле. Яшьләрчә стиле үзенә килешеп тә тора, югыйсә.

Әмма Гөлназ ирен тагын да креатив итеп күрергә тели һәм аңа Америкадагы кара тәнле модель тәкъдим иткән киемнәр алырга хыяллана.

«Вилданга киемнәр карап ятам. Образларны күрсәткән саен сыны катып көлә: «Кая киеп барыйм соң бу нәрсәләреңне? Болай подъезддан да чыгарга оялам. Йә берәр кайда бәреп үтерерләр», – дип язган Гөлназ.

Чибәр кешегә чыпта ябынса да килешә, ә сәхнә кешесенә - экспериментлар. "Почему бы нет?!" - дияр иде Нәчтүк түти.

Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: