Дөнья кинематографиясе тарихын баетучы актерлар арасында татарлар аз түгел. Татарлар хәтта Голливуд “сәхнәсе”н дә күптән яулады. Голливуд кинолары яратып каралмаган берәр ил калды микән? Америка кино йолдызлары арасында татар милләтеннән булган актер турында сүз алып барганда, әлбәттә,Чарльз Бронсон исемен әйтәчәкләр.
Тамырлары белән Русиядән булган һәм кече кызына Зөләйха дип исем кушкан бөек милләттәшебез ни рәвешле Голливуд актеры булып киткән? Чарльз үзенең татар ата-бабалары рухын саклый алганмы?
Чарльз Бронсонның фотосына күз ташлау белән милләттәшләребез аның йөзендә, кыяфәтендә татар каны “кайнаганы”на игътибар итми калмас, мөгаен. СССР чорында аның катнашлыгында экраннарга нигездә “Великолепная семерка” фильмы чыга иде. Америка татары Голливуд төшергән фильмнарда нигездә кыю, тәвәккәл ир-егетләр рольләрен башкаруы белән хәтердә калган. Әйткәндәй, заманында ил башлыгы Никита Хрущев көнбатыш фильмнарын бездә күрсәтүне хуплап бетермәгәнлектән, Ч. Бронсон уйнаган кинофильмнар СССР тамашачысына тәкъдим ителмәгән диярлек. Истәлекләрдән шунысы да мәгълүм: Владимир Высоцкий Голливудның татар актерын үзенең чын кумиры дип кабул иткән.
Чарльз Бронсон – өченче буын америкалы. Ә Бронсон фамилиясен ул Голливудта дөньяга билгеле киностудия урнашкан урам исеме белән бәйләп, псевдоним буларак ала.
Бронсонны Голливудның ХХ гасырның икенче яртысындагы легендасы, диләр. Ул йөздән артык картинада төшкән. “Великолепная семерка” фильмы СССРда зур хитка әверелә. Аны 67 миллионнан артык кеше карый. Шушы күрсәткече белән ул илдә иң күп күрсәтелгән чит ил фильмнары арасында икенче урынны яулый.
Чарльз Бронсонның ата-бабалары Русия империясенең көнбатыш губерналарында яшәгән. Алар поляк-литва татарлары булган.
Тарихи белешмә. Татарлар хәзерге Литва һәм Беларусь җирләренә күпләп ХV гасырда күченеп килә башлый. Озак еллар алар үзләрен “басурман” дип йөрткән. Әмма ХVII гасырдан Алтын Урдадан күченгән халыклар милләтен күрсәткәндә “мөселман” термины кулланылган. Польша, Литва һәм Беларусь җирләрендә яшәүче мөселманнар үзләрен татар буларак ХХ гасыр башында көчлерәк таныта башлый. Поляк-литва татарлары яңа исем белән шулай тарала. Тарихи мәгълүматларга караганда, ХIV гасырда Туктамыш ханның көнчыгыш Европага хәрби походлары вакытында Польша, Литва җирләренә бихисап монгол һәм хәлле мөселман гаиләләре күченеп килгән. Польшада һәм Литвада татарларның милли гореф-гадәтләрне саклап яши башлавы шушы чорга туры килә.
ХХ гасыр башында Русиянең көнбатыш төбәкләреннән, шул чордагы бөтен Европадагы кебек үк, бик күп гаиләләр иркенрәк тормыш эзләп, АКШка күченә башлый. Булачак Голливуд йолдызының ата-бабалары – шундый гаиләләрнең берсе. Чарльзның әтисе дә, әнисе дә “океан арты”нда дөньяга килгән. Әлбәттә, эмигрантларның тормышы бик авыр була. Чарльз 1921 елда Пенсильвания штатында күпбалалы шахтер гаиләсендә туа. Гаиләдә күбрәк урыс, литва телләрендә аралашалар. Чарльз инглиз телен соңрак өйрәнә башлый.
Әйткәндәй, кайбер чыганакларда аның чын исеме Каролис Бучински дип күрсәтелә. Аның шул чорларда илдә киң таралган Чарльз исеменә күчүе, фамилиясен Бронсонга үзгәртүе дә алдагы язмышында мөһим роль уйный.
Чарльз 15 балалы гаиләдә 11нче бала булып дөньяга килгән. Әтисе күмер шахтасында эшләгән һәм улына 10 яшь булганда вафат булган. 1973 елда биргән әңгәмәсендә ул әтисен начар хәтерләвен әйтә.
“Мин аны яраттыммы, әллә аңа карата нәфрәт тойгысы кичердемме – әйтә алмыйм”, – ди ул. Әтисе турындагы бердәнбер истәлек булып, ул эштән кайтканда балаларының әтисеннән яшеренүләре хәтердә калуын әйтә.
Әтисе үлгәч, 10 яшьлек Чарльз да шахтага эшкә урнаша. Еллар үткәч, журналистлар белән очрашуда ул һәр тонна күмер өчен 1 доллар акча эшләве турында сөйли. Әлбәттә, әлеге акчаны алу өчен дә аңа шахтада ике сменада эшләргә туры килгән. “Без абый белән бик куркыныч участокта эшләдек – шахтадагы җимереклекләрне җыештырдык. Безне һәр минут үлем сагалап торуын тоя идек”, – дип хәтерли ул.
“Боевик”ларның булачак йолдызына үз язмышын төрле авырлыклар, көтелмәгән сынау-каршылыклар аша корырга туры килә. Чарльз гаиләдә мәктәптә белем алган бердәнбер бала була. Балачак хатирәләрендә ул мәктәпкә киеп барырдай өс киеме булмаганлыктан, хәтта апасының күлмәген киеп йөрүен дә телгә ала.
Мәктәпне тәмамлагач та егетне якты офыклар көтми, һәм ул кабат шахтага эшкә килә. Үсмернең җир астында озак вакыт авыр хезмәт салуы эзсез калмый: ул клаустрофобиядән җәфалана башлый. Ул бу чирдән гомеренең соңгы көннәренә кадәр газаплана.
Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, фронтка чакырыла. Ул үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. Үз теле белән әйткәндә, дошман белән көрәштә ул үзендә чын Алтын Урда сугышчысы каны кайнавын тоя. Авиациядә хезмәт итә. 25 хәрби очыш ясый һәм кыюлыгы өчен мәртәбәле “Пурпур йөрәк” медале белән бүләкләнә. Илдә сугыш ветераннары өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Һәм, кыю йөрәкле солдат та бу өстенлекләрдән файдаланып калырга уйлый. Аерым алганда, аңа түләүсез шартларда яңа һөнәргә ия булу – уку мөмкинлеге бирелә. Ул рәссам-бизәүче булырга һәм театрда эшләргә тели. Әмма бераздан бу карарын үзгәртеп, актерлык юлын һәм кино бизнесын сайлый.
Башта Бронсонга аз керемле фильмнарда эпизодик рольләрне генә тәкъдим итәләр. Өстәвенә, көнчыгыш илләре кешеләренекенә хас кысык күзләре һәм җитди карашы, каракучкыл тәне продюсерларның игътибарын артык җәлеп итмәгән һәм шунлыктан Чарльзга күбрәк индеецлар ролен генә тәкъдим итәләр.
Чын дан Бронсонга экраннарга “Великолепная семерка” фильмы чыккач килә. Әлеге картина өчен ул үзенең беренче 50 мең доллар гонорарын ала. Чарльз Бронсонны дөнья күләмендә танылган режиссерлар Альфред Хичкок, Серджио Леоне, кино “йолдызы” буларак танып, “бөек актер” дип атый.. Әйткәндәй, ул Голливудта гына түгел, Европа фильмнарында да төшеп, дан ала.
Беренче 12 фильмда Чарльз үзенең чын фамилиясе белән төшә. 1954 елда актерга славян исемен Америкадагы исемгә үзгәртергә тәкъдим итәләр.
Аның белән якыннан таныш һәм аралашкан кешеләрнең истәлекләренә караганда, Голливуд татары катлаулы холкы белән аерылып торган. Ул бик кызу һәм туры сүзле булуы нәтиҗәсендә, еш кына янәшәдәгеләрнең хәтерен калдыра торган була. Ул хәтта көндәшенә: “Мин синең хатыныңа өйләнәм”, дип әйтә алган һәм шулай эшләгән дә. Сүз аның икенче хатыны – Джилл Айрленд турында.
Чарльзның куркусыз һәм фаталист булуы да аның ерак ата-бабалары характерындагы көчле рухлы, үз көченә ышанган һәм максатчан булуына ишарәли. Бервакыт, мәсәлән, Рим урамнарының караңгы почмагында аңа урам хулиганы һөҗүм итә. Чарльз аның пистолетыннан курыкмыйча каршылык күрсәтә һәм җинаятьче үзе көч-хәл белән качып китәргә мәҗбүр була. Чигәсенә пистолет терәп акча таләп итүче хулиганның якасыннан эләктереп ала да, үзе уйнаган фильм герое кебек: “Юк, хәзер син үзең миңа кесәңдәге акчаларыңны чыгарып бирәчәксең”, ди.
Бронсонның беренче хатыны яшь актриса Гарриет Тендлер була. Алар 1947 елда Филадельфиядә очраша. Ике балалары туа. Әмма алар 1965 елда аерылыша. Аның сәбәбе Бронсонның Ирландиядә “Большой побег” фильмын төшергәндә гүзәл актриса Айрлендка гашыйк булуы белән бәйле.
Джилл ул вакытта Бронсон төшкән картинада аның партнеры була. Аларның мәхәббәте нәкъ кинодагы кебек беренче караштан уяна. Шуңа да Чарльз, Джиллның ире янына килә дә: “Мин синең хатыныңа өйләнәм”, – ди. Әмма Бронсон бу вәгъдәсен 5 елдан соң гына үти. Джилл белән ул 1968 елда гаилә кора.
Бронсон беркайчан да кайдадыр күңел ачып йөрергә яратмаган һәм һәрвакыт гаиләсе янына ашыккан. Алар 7 баланың әти-әнисе була, шуларның икесе – уллыкка алынган. Чарльз Бронсон үзенең ата-бабаларының Русиядән булуын белгәнгәме, үзендә татар каны кайнаганын тойганмы? Замандашлары истәлекләренә караганда, Чарльз, әлбәттә, үз тамырларының – Русиядән, ә бабаларының татар милләтеннән булуын онытмаган. Ул хәтта моның белән горурланган да. Кунакларны ранчода сакланган саргаеп беткән фотолардан картәтиләре белән таныштырып, еш кына үзен “Америка татары мин” дип әйтергә дә яраткан.
Бәлки, каны да, җаны да татар мохитенә, аның ерак тарихына, ата-бабалары рухына тарткандыр. Чөнки, Айрленд белән никахта туган кызларына бик озак эзләнеп йөргәннән соң иң матур татар исеме – Зөләйха дип кушкан. Чарльз Бронсонның Русиядән күченеп килгән урыс мигрантлары арасында татар булып таныла алмавының сәбәбе дә, мөгаен, чит илдә татарларның аз булуы, аралашмыйча яшәве белән аңлатыла торгандыр.
Джилл кызы Зөләйханы атлар карарга өйрәтә. Зөләйха ат спортына шулкадәр бирелә ки, бераз үсә төшкәч, бәйгеләрдә катнашып, исеме зур трибуналардан яңгырый.
Джилл белән Чарльзның никахы Голливудта иң ныклы һәм үрнәкле булуы белән аерылып торган. 54 яшендә Джилл яман шеш авыруыннан мәхрүм була. 1998 елда Бронсон өченче тапкыр өйләнә. Студия хезмәткәре Ким Уикс белән алар нибары биш ел яшәп кала. Соңгы елларда сәламәтлеге нык какшый. 2003 елның 30 августында 81 яшендә үпкә ялкынсынуыннан вафат була. Үз васыятенә ярашлы, аны Айрлендның көле белән бергә җирлиләр.
Зөләйханың алдагы язмышы турында мәгълүмат аз. Кайбер чыганаклар мәгълүматларына караганда, ул һаман да үзенә мирас итеп калдырылган ранчо белән идарә итә.
Тарихи белешмә. Дөнья кино сәнгатендә танылган америкалы татар актеры үз кереме белән Голливудның иң бай йолдызлары исемлегенең башында торган. 1975 елда, мәсәлән, иң югары хезмәт хакы түләнгән актерлар исемлегендә аның 4нче урында булуы мәгълүм.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.