+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март , 14:20

"Башкорт хуҗабикәсе" кая күченә?

Әллә ул да Казан ягына каерамы?

"Башкорт хуҗабикәсе" кая күченә?
"Башкорт хуҗабикәсе" кая күченә?
Юк икән. Уфага күченергә җыеналар. Миләүшә Шәйхелисламова  башкаладан фатир сатып алулары турында белдерде.  

«Без ипотекага ике бүлмәле фатир сатып алдык. Бу безнең өчен искиткеч шәп яңалык. Ипотеканы 20 елга алдык. 20 ел түләргә! Миңа хәзер 44 яшь, фатирга түләп бетергәндә 64 була дигән сүз. Бөтен эшебез шәһәрдә: дәваханәләргә шушында йөрибез, реклама да биредә. Шуңа уйладык та, шәһәргә күченергә булдык.

Сезгә хәзер безнең фатирга ремонт ясаганны күзәтеп барырга туры киләчәк. Бер ел эчендә тәмамларбыз, дип өметләнәбез. Фатир ремонты арзан түгел икән. Альберт ару гына сумма исәпләп чыгаргач, авызым ачылды да калды. Без авыл йортларына гади генә ремонт ясап өйрәнгән. Йорт салуга караганда да кыйммәткәрәк төшә», – ди Миләүшә.

«Фатир минем өчен кечерәк, әлбәттә. Ләкин мин монда үзем генә яшәсәм, сыячакмын. Чөнки Альберт анда күченүдән баш тартты», – дип тә аптыратып та куйды ул.

Фото: блогерның шәхси аккаунтыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: