+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 апрель , 16:30

Әгәр нервыгыз какшаса...

Белгечләр тәкъдим иткән тынычлану ысуллары ярдәмгә килер.

Әгәр нервыгыз какшаса...
Әгәр нервыгыз какшаса...
Язын авитаминоз нәтиҗәсендә организм гомумән генә түгел, аның аерым системасы - нервылар да какшап китүчән.

Тискәре хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә.

Шундыйлардан:
— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);
— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны йомарларга, ертырга, ыргытырга мөмкин);
— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);
— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: