+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 апрель , 11:00

Аккан суга, янган утка ешрак карагыз!

Күзләр белән бәйле сынамышларны беләсезме?  

Аккан суга, янган утка ешрак карагыз!
Аккан суга, янган утка ешрак карагыз!

Ялтыраган кыйммәтле ташларга озак карамагыз. Алар сезнең акылны алырга мөмкин. Шул ук сәбәп буенча тулган Айга да озак карап торырга ярамый.

Соңгы арада тормышыгызда күңелсезлекләр күбәйдеме? Аккан суга карап торыгыз. Утка карап тору да яхшы, ул башыгызда кайнаган проблемаларны “яндырырга“ тиеш.

Гөнаһсыз сабыйларның күзләренә ешрак карагыз. Җаныгыз ни теләгәнне аңларсыз.
Әниегезнең күзләренә карарга яратасызмы? Бу карашыгыз аңа озын гомер бүләк итәргә тиеш.

Уң күзегезгә тузан керсә — яхшыга. Сул күзегезгә керсә, сак булыгыз.
Күзгә керфек керсә, теләкләр үтәлүгә икән.

Үлгән кешенең күзләренә карамагыз. Артыннан китәсегез килмәсә...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: