+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 апрель , 10:05

Кемнәргә еш күз тия, бозым салына?

Астрологлар фикеренчә, йолдызнамәнең биш билгесе еш кына махсус юнәлтелгән негатив корбаны була.

Кемнәргә еш күз тия, бозым салына?
Кемнәргә еш күз тия, бозым салына?

 

Кәҗәмөгезләр аеруча энергетик йогынтыга бирешүчән, чөнки алар еш кына икеләнә, шикләнә. Шуңа начар ниятле кешеләргә аларны үзләренә “карату”, күз тидерү, йогынты ясау җиңел.

Игезәкләргә лидерлык сыйфатлары хас. Нәкъ менә артык актив булулары һәм күп бәйләнешләргә керүләре аларны энергетик вампирлар кулына китереп кертә.

Балыклар һәр нәрсәне, вакыйганы йөрәкләренә якын кабул итә һәм шул сәбәпле манипуляторлар корбанына әйләнә. Көчле интуициясе аларга үзләренә дә тылсым белән эш итү сәләте бирә ала, ләкин бу эмоциональ билге еш кына үзе энергетик басым астында кала.

Кыслалар һәрвакыт эзләнүдә. Ләкин тылсым белән бәйле мавыгуларда аларга сак булырга кирәк. Чөнки еш кына бу өлкәдә алар үзләренә-үзләре начар йогынты ясарга мөмкин.

Чаяннар тылсым-фәләнгә ышанмый. Ләкин “әче тел”ләре аларны еш кына негатив тылсым тәҗрибәләренең корбаны ясый...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: