+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 апрель , 10:25

"Елак әби" булмагыз!

Бүген яңгыр яумый, көн кояшлы, шатланасызмы, дуслар? Ә бит яңгыр яуса да, кояш чыкса да шатлана белмәүче кешеләр бар. Бүген сезгә бер “Елак әби” турында бик кызыклы һәм фәһемле тарих бәян итәбез.

"Елак әби" булмагыз!
"Елак әби" булмагыз!

 

Бу хәл бик күп еллар элек булган. Бер ханым ике кыз үстергән, кызлары буйга җиткәч, аларны барлык шартын китереп кияүгә биргән. Берсен — кулчатырлар сатучыга, икенчесен токмач сатып кәсеп итүчегә. Үзе бу вакытта инде олыгайган була. Әбекәйнең барлык тормыш мәгънәсе кызлары булгач, ул алар өчен борчылып яши.

Иртән көннең болытлы булуын, яңгыр яуганын күрү белән әби елый башлый икән. “Мондый юеш көнне кызымның токмачлары кипми, эше бармый инде!” — дип елый икән әби. Ләкин икенче көнне кояш чыгып, аяз матур көн булса да яшь түккән ул. Бу юлы инде икенче кызының кулчатырларын беркем дә сатып алмаячак, дип кайгыга баткан ул. Бик тиздән бу өлкән яшьтәге ханымга “Елак әби” дип кушамат тагылган.

Көннәрдән бер көнне бер сәфәрче бу әбидә кунып чыгарга рөхсәт сораган. Рөхсәт алгач, аның нигә елавы белән кызыксынган. Эшнең нидә икәнен белгәч, ул кычкырып көлеп җибәргән.

“Мин сине яңгыр яуса да, кояш чыкса да көлеп яшәргә өйрәтә алам!” — дигән ул. “Ничек инде?” — дип гаҗәпләнгән әби. “Иртән кояшлы көнне күрү белән токмач басучы кызың өчен шатлан, ә яңгыр яуса, кулчатырлар сатучысы өчен сөен!” — дигән.

Хакыйкатьнең якында гына булуын аңлаган әби дә көлеп җибәргән. Бу көннән соң ул башкача яшь түкмәгән. Гел елмаеп яшәгән.

Сезнең дә көлеп-балкып яшәвегезне телибез, дуслар!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: