Беренчедән, Фрейд билгеләвенчә, кеше үзе турында начар да, яхшы да сөйләмәскә тиеш. “Кеше турында аның сүзләре түгел, ә гамәлләре сөйли”, дип ассызыклаган философ. Үзеңнең казанышларың һәм уңыйшларың хакында сөйләсәң, башкалар аларны үзләренеке белән чагыштыра башлый. Көнләшүчеләр дошманга әйләнергә мөмкин.
Уңышсызлыклары турында сөйләргә яратучыларның, гадәттә, дуслары күп була. Ләкин Фрейд билгеләвенчә, алар чын дуслар түгел. Ә сезнең (зарланучының) фонда үзен яхшырак һәм уңышлырак хис итүче “вампирлар”. Чын дуслар табасыгыз килсә, мактанмагыз да, зарланмагыз да — башкаларга үзегезне эшләрегез белән күрсәтә белегез.
Планлаштырган ниятләрегезнең барып чыкмавын теләсәгез, алар хакында башкаларга сөйләгез — бу Фрейдның икенче хакыйкате. Планнары хакында сөйләгәндә кеше теләгән әйберен ирешелгән кебек тоя башлый, шуңа мотивация югала, кызыксыну кими. Нәтиҗәдә, уйлар тормышка ашырылмый кала.
Өченче киңәш — серләр турында. Кемгәдер сереңне сөйләсәң, үзеңне аңың белән якынайган кебек тоясың. Ләкин ул кешегә серне саклау бик авыр, чөнки сер итеп сөйләнгән мәгълүмат, Фрейдча әйтсәк, “алтыннан да кыйммәтрәк”. Шуңа чынлап та сер итеп саклыйсыгыз килгән мәгълүматны беркемгә дә сөйләмәгез. Ә, киресенечә, аны тизрәк таратасыгыз килсә, сер сөйләгән кебек сөйләгез.
“Кирәк булганда дәшми кала алучы, ә кирәккәндә сөйли белүче кеше югары зирәклеккә ия һәм дөнья белән идарә итә белә”, дигән бөек философ.
Менә шулай...