Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга 15 апрельдә булган иде.
Бер кыз артыннан подъездга билгесез ир-ат иярә. Ишек ябылгач, мәктәп укучысының кычкыруы ишетелә. Беренче булып Светлана Михеева подъездга бәреп керә һәм явыз ниятле кешене куркыта. Моннан тыш, ул һөҗүм итүчене куып җитеп, фотога төшерә алган. Бу полиция хезмәткәрләренә аның шәхесен ачыкларга һәм тоткарларга ярдәм иткән. Әлеге бәндә 52 яшьлек элек хөкем ителгән, билгеле бер яшәү урыны булмаган ир-ат булып чыга.
Социаль челтәрләрдә Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Альберт Маликов хәбәр иткәнчә, гимназияне 10 елга якын җитәкләгән директор үз гамәлен батырлыкка санамый.
"Ул үз эшенең чын остасы гына түгел, ә бик җаваплы һәм фидакарь кеше дә. Ул батырлык кылмаганын, балага куркыныч янавын күрсә, һәр өлкән кеше эшләргә тиеш булганча эшләгәнен әйтә", - дип язган район хакимияте җитәкчесе.
Тиеш булса да, эшләмәгәннәре бик күп шул...
Фото: башинформ