+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 апрель , 14:30

Сөткә алоэ суты тамызыгыз...

Бу шифалы гөлнең файдасы тими калмас.

Сөткә алоэ суты тамызыгыз...
Сөткә алоэ суты тамызыгыз...
Алоэ гөлен үстерүчеләрне, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеген кайгыртучы кешеләр исемлегенә кертәләр. Артык матур күренмәүче бу үсемлекнең мең төрле авыруга дәва булуын өлкәннәр бик яхшы белә.

Халык медицинасында кулланудан тыш, табиблар да бу гөл белән дәваланырга киңәш итә. Ул аеруча туберкулез белән авыручылар өчен файдалы икән. Ике яшьтән дә картрак булмаган алоэның ике стакан сутына бурсык мае, бал, коньяк яисә кагор шәрабы, төс бирү өчен бераз какао порошогы өстәп, махсус дару ясарга мөмкин.

Салкын тигәндә тамакны су белән бер күләмдә алынган алоэ суты белән чайкау да яхшы нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта көненә өч тапкыр бер чәй калагы алоэ суты салынган бер стакан сөт эчелә.

Томау төшкәннең беренче көнендә үк борынга берничә тамчы алоэ сутын тамызырга кирәк.
Начар төзәлә торган яраларга гөлнең яфрагын урталайга ярып куйсаң, файдасы тими калмас. Аны берничә сәгатьтән яңасына алмаштырырга кирәк.

Тән пешкән очракта шул урынга алоэ суты сеңдерелгән марля каплыйлар да өстенә тагын шул сутны сибәләр.
Шикәр комы яисә бал белән уылган алоэ яфрагы йомшагы йөрәк мускулын ныгыта. Ул табигый биостимулятор булып торганга, мондый катнашманы көчле авырулардан соң хәл җыйганда куллану кирәк.

Тешләр селкенсә, теш уртлары канаса, стоматит вакытында да бу гөлнең яфрагы ярдәмгә килер. Бу очракта аны чәйнәргә, яки суты белән авыз куышлыгын чайкатырга киңәш ителә.

Тик шуны да искә алыгыз: авырлы хатын-кызларга, канлы геморрой белән җәфаланучыларга, бөер һәм сидек куыгы ялкынсынганда алоэ сутын яисә төнәтмәсен эчү зыянлы.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: