Диетолог Марина Степаненко, барлык җиләк-җимешләр дә гәүдә авырлыгын киметүдә бертигез файдалы түгел, дип кисәтә. Күпләрендә фруктоза бар, ул артык булганда майга әверелергә мөмкин.
Белгеч билгеләвенчә, киптерелгән җиләк-җимеш һәм финик, файдалы дип саналса да, күп калорияле һәм югары гликемик индекска ия. Аларны 20 граммнан да артык кулланмау яхшырак, ди диетолог.
Шәфталу, манго, банан, хөрмә һәм виноград углеводларга бай, шулай ук ябыгу вакытында рационга кермәскә киңәш ителә. Аларны көннең беренче яртысында ашарга мөмкин, калорияләрне көн дәвамында яндырып өлгерү өчен шулай яхшырак була.
Эксперт цитруслы җимешләр, җиләк, яшел алма һәм груша ашарга тәкъдим итә, чөнки аларда глюкоза азрак. Шуны истә тотарга кирәк: җиләк-җимешне берьюлы күпләп ашарга кирәкми, чөнки артык шикәр майга күчә.
Автор фотосы.