+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель , 12:00

“Бианама агу бир!..”

Бер кыз кияүгә чыккан һәм ире йортына яшәргә күченгән. Ирен бик яраткан, ләкин бианасы белән эшләре пешми икән. Эт белән мәче кебек яшәгән болар.

“Бианама агу бир!..”
“Бианама агу бир!..”

Бианасының агулы сүзләренә, һәрвакыт канәгать булмавына чыдар хәле калмагач, им-томчыга барырга булган яшь хатын.

— Нигә килдең, чибәркәй? Берәр ир асылын үзеңә каратырга телисеңме? — дип каршы алган аны карчык.
— Юк. Иремне генә өзелеп яратам. Ләкин аның әнисе белән яшәве бик авыр. Берәр агу бир әле, чәенә салыр идем, түзәр хәлем калмады! — дигән хатын.
— Ярар соң... Ярдәм итәм сиңа. Тылсымлы үләннәр бирәм, көн саен бианаңа пешереп эчер. Ләкин авылда сүз тиз тарала. Ничек яшәвегезне белгән кешеләр эшнең асылына тиз төшенәчәк. Шуңа күрә бу көннәрдә бианаңа мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Сине гаепләмәсеннәр!

Яшь хатын, шатланып, өенә кайтып киткән. Карчык киңәшен тыңлап, яхшы килен булып күренергә тырышкан. Көн саен таң белән торган, сыер сауган, камыр баскан, тәмле ашлар пешергән, өйне, бакчаны тәртиптә тоткан. Ә иң беренче эш итеп бианасына теге үләннәрне пешергән. Үзе аңа “Әнкәй!” дип өзелеп тора башлаган. Мондый мөнәсәбәттән бианасы да үзгәргән, килененә ягымлы дәшкән, эшләрендә ярдәмләшкән, төпле киңәшләр биргән. Әнкәсе белән хатынының ничек тату, матур яши башлаганнарын күргән ир шатланып туя алмаган.

Ләкин бераз вакыттан яшь хатын янә им-томчы карчыкның аякларына килеп егылган.

— Ярдәм ит, коткар, зинһар, син булдыра аласың бит! — дип елаган ул.
— Ни булды тагын? — дип гаҗәпләнгәндәй иткән карчык.
— Теге агулы үләннәрнең йогынтысын бетерә торган дару бир, бианам миңа әнкәм кебек якынга әйләнде, мин аның үлүен теләмим! — дип ялварган яшь килен.
— Тынычлан, ул үләннәрдә бер агу да юк иде. Киресенчә, шифалы алар. Агу синең йөрәктә бар иде. Хәзер күрәм, ул агудан котылгансың, — дип елмайган әбекәй.

Ә безнең йөрәкләр ни хәлдә икән, дуслар? Агулы уй-ниятләр кермәсен иде анда...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: