+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель , 09:25

Сагыну

Мин авылны сагынам. Үз авылымны. Барыбыз да шулайдыр инде ул.Әллә нинди сәер сагыну бу. Теш сызлавы сыман сагыну. Җанның әллә кайсы бер төпкеленнән сиздермичә генә сыгылып чыга да барлык дөньяңны томалый, бөтен булмышыңны биләп ала, һәрбер күзәнәгеңә кереп сулкылдый һәм син үзең дә, тирә-ягыңдагылар да тоташ әрнүдән генә торгандай тоела башлый.

Сагыну
Сагыну

 

Теш сызлавын ничектер басып та була бугай әле, ә җан сулкылдавына дәва юк. Теш сызлавын кешеләргә сөйләп аңлатып та була, аңлыйлар, чөнки һәр­берсендә утыз ике теш бар, аларның кайсы да булса, кайчан да булса авыртмыйча калмый. Үз башына төшкән, үзе кичергән газапны кеше аңлый да, уртаклаша да ала. Ә җан әрнүен аңлатуы авыр, чөнки һәркемнең дә җаны берәү генә. Һәм һәркемнең дә җаны әрнү-сызлануларга сәләтле түгел. Сагыну тойгысы да һәркемгә дә бирелмәгән. Бирелсә дә, тигез бирелмәгән. Үзе сагынмаган кеше башкаларның хәлен аңлый алмый. Сагынуын да, сызлануын да, башкасын да.
Кешенең хәлен шул ук халәтне аннан да ныграк кичергән кеше генә аңлый ала. Моң-зарын да, шатлык-куанычын да. Хәтта бәхетен дә. Бәхетленең хәлен аңлау мөм­кинлеге аннан да бәхетлерәк кешеләргә генә бирелгән. Бәхе­сезрәкләре – аңлый алмый, алар соклана, яки көнләшә генә ала.


Кайгысын да шулай. Кешенең кайгысын тулысынча аңлый һәм уртаклаша алу өчен үзеңнең кайчан да булса шуннан да авыррак кайгы кичергән булуың кирәк. Юк икән – син кызганырга, юатырга, ярдәм итәргә мөмкинсең, ә аңлый алмыйсың. Аңламагач, хәлен уртаклашып та булмый. Ә чынлабрак уйлап карасаң, без бит гомер буена янәшәбездә яшәгән якыннарыбызны да тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз. Димәк, без кешеләрнең теше сызлавын гына аңларга һәм уртаклашырга сәләтле.
Мин авылны сагынам… Үз авылымны…


Шәһәрдә яшәгәндә бу тойгы аеруча нык көчле була икән. Кайчагында йөрәк төбендә калган кисәү шикелле әрнетеп йөри. Балачакның иң кадерле мизгелләрен казып чыгара. Син үзең дә вакыт машинасында шул чорга кайтып, шул малайлар арасында йөргән шикелле тоеласың, тик алар белән аралашып кына булмый, кулларыңны сузуга ук юкка чыгалар. Кыен булып кала...
Ә авылда шундый рәхәт иде. Сыерларның тояк тавышына, мөгрәвенә уянып китәсең. Чыбыркы шартлап куя, кемнеңдер һай-һайлап мал куганы ишетелә. Күршеләрнең быдыр-быдыр хәл белешкәне. Ә син җиңелчә генә киерелеп аласың да икенче ягыңа борылып ятасың, йокының ләззәтле куенына кабат чумарга дип талпынасың һәм... кинәт сикереп торасың. Сыерлар көтүдән кала лабаса! Ни эләксә, өстеңә шуны элеп чыгып йөгерәсең. Син җитешүгә көтү инде авыл читенә җиткән була. Көтүне күргәч, сыерлар аерылып калмый, барыбер барып кушылалар. Шуңа тыныч күңел белән борылып, кабат йортыңа чабасың – сарыкларны чыгарырга кирәк, аннары бозауларны озатырга…


Көтү куу, көтү каршылауның үз ләззәтләре бар аның. Иртән бөтенесе урамда була, бер-ике сүз белән булса да аралашасың, хәл белешәсең. Ә кичләрен алдарак барып, көтү кайтуын көтеп торучы атлы булып, ял итәсең, авыл яңалыкларын уртакла­шасың, сөйләшәсең…
Көтү генә түгел инде, авылның һәрбер эше үзенә күрә бер сабантуй шикелле аның. Чәчү булса, басулар гөрләп тора. Бөтен халык шунда, кырык эшен кырык якка ташлап киләләр – көннәр әйбәт чакта чәчеп калырга кирәк! Чөгендер белән бәрәңге җир­ләреннән җәйләрен дә кеше өзелми. Һәркемнең үз кишәрлеге булса да, табыннарны бергә коралар, шулай ямьлерәк тә, тәмлерәк тә була. Кеше пешереп алып килгән ят ризык һәрвакыт татлырак булып тоела бит ул!


Уңыш җыйганда да басулар гөрли. Хәтта шәһәр җирләреннән ят машиналар кайта, күрше-тирәләрдән әллә нинди комбайннар килә. Ә ашарга җыелган вакытлар олы бер бәйрәмгә әверелә. Монда җыр-моң да ишетелә, уен-көлкегә дә урын табыла, хәтта көрәше дә читтә калмый. Дәртле инде халык безнең якта...
Ә печән вакытлары… Бер карасаң, шундый тыгыз чор бит инде ул, бернәрсәгә дә вакыт калмаска тиештер сыман – көн әйбәт торганда эләктереп калырга кирәк. Тик авыл халкы шунда да җай таба: чабынлыклары бер тирәдәгеләр аш-суны бергә әзерли, уенын-кызыгын бергә кушып, бәйрәмдәге кебек утыралар. Чапканда да, җыйганда да, ташыганда да бер-берсенә ярдәм итешеп, сый-хөрмәт күрсәтеп эшлиләр.


Бәрәңге алулар да, сугым чоры да… Гомумән, авыл тормышының һәр мизгеле эштән тора, ә һәр эш бәйрәм белән үрелеп бара. Хезмәттә дә, табында да чит-ятлар юк монда, барысы да үз кеше, барысы да газиз…
Сагынмаслык та түгел шул. Өстән-өстән сөйләгәндә генә дә шулай бит ул, ә үзең шул тормышта яшәгәндә бөтенләй рәхәт дөнья. Һәр мизгеле яшәү белән тулы, һәр мизгеле якты, мәгънәле…
Сагынам, дип елап яту егетләр эше түгел. Сагынасың икән – бар, күр, яшә. Мин дә авылга кайттым. Авылның җаны булып яшәгән абзыйларның күбесе юк инде, кал­ганнары картайган. Урамнарда киләчәк булып йөгерешеп йөргән малай-кызларның да күбесе читкә киткән. Чәчү-уру-җыю чорлары да, ничектер, сизелмичә генә үтә. Печән өсте дә юк. Мал асрамагач, печән кирәкми. Маллар да юк. Җәен-кышын, язын-көзен урамнарда чыр-чу килеп өерелешеп йөргән балалар да юк. Йортлар матур. Коймалар да матур. Авыл шул коймалар артына кереп бикләнгән дә матур йортларда яши. Авылдашлар белән сирәк күрешәбез.
Тагы ни дип әйтим соң?.. Мин авылда яшим. Үз авылымда...
Мин авылны сагынам. Үз авылымны. Теш сызлаган сыман.
Барыбыз да шулайдыр инде ул...

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: