+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель , 11:40

Бер тәүлек көтегез!

Бүген тулган Айның йогынтысы көчле булачак.

Бер тәүлек көтегез!
Бер тәүлек көтегез!

Бүген, 24 апрельдә, бу язның иң әһәмиятле астрономик вакыйгаларының берсе — Ай тулган көн. Тулы Айның иң югары ноктасы Мәскәү вакыты белән 2:48 сәгатьтә булачак.

Бу көн Скорпион билгесендә урнашуы аркасында уникаль астрологик әһәмияткә ия генә түгел, ә 24.04.2024  датасы белән дә искиткеч, бу аңа өстәмә мистик төсмер бирә. Халыкта бу тулы Айны "алсу”, романтик һәм тылсымлы дип атыйлар. Борынгы индеецлар Ай флокс чәчәк атканда алсу төскә керә дип белдергәннәр. Әмма галимнәр бу фактны расламый — Җирнең иярчене апрель аенда төсен үзгәртә алмый, диләр.

“Алсу” тулы ай —  уйлану, тормыш мәгънәсен эзләү вакыты. Тулган ай вакыйгаларны һәм казанышларны тулысынча бәяләргә мөмкинлек бирә, шулай ук киләчәктә тормышка ашырылырга тиешле яңа идеяләр китерә.

Бүген якын киләчәккә планнар кору; ачуланышкан кешегез белән татулашу; иҗат белән шөгыльләнү; тискәре энергиядән котылу; хисләрне белдерү; компромисс карарларына ризалашу; мөнәсәбәтләрне бәяләү; рәнҗетүчеләрне кичерү өчен уңай һәм уңышлы көн булачак.

 Шулай ук, бүген кошелегыгызны акча күбрәк китерсен өчен Ай яктысына кую уңышка юл ачачак.

Тулган Ай төнендә кошелегыгызны кәгазь һәм тимер акчалар белән шыплап тутырып, тәрәзә төбенә куегыз.

Кошелек яткан урынга Ай яктысы төшсә яхшырак. Әгәр дә сезнең өегездә андый урын булмаса, борчылмагыз: тулган Ай вакытында акчаларның тәрәзә төбендә булуы да көчле энергияне җәлеп итә ала.

Акчалы кошелекны төн буе шунда калдырырга кирәк, ә иртән аны алырга мөмкин. Әмма андыгы акчаны шунда ук тотып бетерегә ашыкмагыз. Ай энергиясе сезнең матди иминлегегезне ныгытып, финансларга тулысынча сеңсен өчен кимендә бер тәүлек көтегез.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: