+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель , 10:00

Зирәк була беләсезме?

Белмәсәгез, бер кызыклы тарих бәян итәбез.  

Зирәк була беләсезме?
Зирәк була беләсезме?

Ерак-ерак бер илдә бик тә фәкыйрь карт карчыгы белән гомер кичергән икән. Бу карт искиткеч акыллы киңәшләре белән кешеләргә ярдәм итеп яшәгән. Бервакыт аның зирәклеге турындагы хәбәр бу илнең җитәкчесенә килеп ирешкән.

Җитәкченең бу картны күрәсе килгән. Шуңа ул картның өенә барырга карар кылган, бу хакта аңа хәбәр итәргә кушкан.
—Без шундый зур кешене ни белән сыйлыйбыз инде? — дип хафага калган картның карчыгы.
—Кайгырма, барысын да мин кушканча эшләрсең, — дигән карт.

Менә җитәкче карт өенә килеп кергән. Хуҗа кунакны сыйлар өчен хатынына карбыз китерергә кушкан. Карчык карбыз алып кергән.
—Бу карбыз бик яхшы түгел, әле өлгереп җитмәгән, бар, яхшырагын алып кер, — дип чыгарып җибәргән карчыгын карт, карбызны капшап карагач.

Карчык икенчегә карбыз алып кергәч тә шундый хәл кабатланган. Өченчегә алып кергән карбызны гына ошаткан хуҗа кеше һәм аны кисеп, абруйлы кунакны сыйлаган.

Бераз сөйләшеп утыргач, җитәкче картның кунакчыллыгыннан канәгать калып, шат кәеф белән кайтырга юлланган.
Ә теге карбыз карт өендәге бердәнбер карбыз булган...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: