+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 апрель , 09:45

Күл гаип булган

Башкортстанда бер күл соңгы 100 елда бишенче тапкыр югалган.

Күл гаип булган
Күл гаип булган
Ул җир астына киткән. Бу хакта Шүлгәнташ мәгарәсе тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Күл 1921, 1975, 2021 һәм 2022 елларда җир астына китә, ләкин яңадан тула.

Бервакыт су киткәч, күл төбендә каен һәм тал үскән. Күл су белән тулган, ә агачлар туфрак белән өскә күтәрелгән һәм акрын гына йөзә (ыгыша) башлаган. Шуңа күрә күлгә "Ыгышма" атамасы кушылган.

Фото: "Музей-заповедник «Пещера Шульган-Таш»

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: