Бер патша төнлә үзенең гаскәрен дошманны тар-мар итәргә алып бара икән. Юл авырлыгыннан сугышчылар арыган, дошманнан да курка башлаган. Кайберләүләр зарланырга тотынган.
Ләкин патша үз сүзендә нык торган һәм, туктарга рөхсәт итмичә, ялсыз барырга мәҗбүр иткән.
Ә иртән бу гаскәр барлык көчен туплап дошманга һөҗүм иткән һәм җиңүгә ирешкән. Алыштан соң патша сугышчыларына сорау биргән: “Без кайчан җиңүгә ирештек?”
“Һөҗүм итә башлагач та!” — дигән берәүләр. “Дошманга сөңгеләрне ташларга тотынгач!” — дигән икенчеләр. “Ата башлагач кына дошманны тар-мар иттек без!” — дигән өченчеләр.
“Берегез дә хаклы түгел, — дигән патша. — Без кичә төнлә үк җиңдек — йомшаклыгыбызны һәм куркуны җиңү белән...”