+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 апрель , 11:20

Рәваҗнең файдасын күрегез!

Витаминнарга бай үсемлектән татлы ризыклар әзерләп була.

Рәваҗнең файдасын күрегез!
Рәваҗнең файдасын күрегез!
Рәваҗ (ревень) – салкынга чыдам, күләгәдә дә үсүче, дым яратучан үсемлек. Бер урында 10-15 ел үсә. Аның өлгерүе өчен оптималь температура — 16-20 градус, кышын 30 градуска кадәр салкыннарга да чыдам.
Ашамлыкка 30-70 сантиметр озынлыгындагы үзәк сабагын һәм яфрак сапларын файдаланалар. Рәваҗдән кесәл, компот, джем, кайнатма, квас, пирог эчлекләре кебек татлы ризыклар һәм эчемлекләр әзерлиләр.
Бу үзенчәлекле үсемлекнең яфрак сапларында ашамлыкларга әчкелтем тәм бирә торган алма һәм лимон кислоталары, минераль тозлар, витаминнар бар.
Рәваҗны койма буена җәйге-көзге чорда, араларын 70-80 сантиметр калдырып, ояларга утырталар. Аны орлыктан да, тамырдан да үрчетергә була. Тамырдан үрчеткәндә сортның үзлекләре яхшы саклана, үлән-яшелчә үзе дә иртәрәк өлгерә. Орлыктан үрчеткәндә үсентеләрне утыртырга 60-80 көн кала чәчәләр. Чәчәр алдыннан орлыкларны 48 сәгатькә чылатырга куярга кирәк.
Утыртканда һәр ояга компост яисә янган тирес, агач көле салалар. Тамырларны туфрак өслеге белән бер тигезлектә күмдерәләр, су сибәләр, тыгызлыйлар, өстенә 1,5-2 сантиметр калынлыкта черемә сибәләр.
Көзен салкыннар башланганда рәваҗ үсемлекләрен 4-6 сантиметр калынлыкта торф белән күмәләр. Язын исә, туфрак тизрәк җылынсын өчен, торфны җыеп алалар.

 

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: