+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 Май , 15:55

Нинди чәй бөерләргә зыян китерә?

Чәйнең файдасы сортка гына түгел, ә аны әзерләү ысулларына да бәйле.

Нинди чәй бөерләргә зыян китерә?
Нинди чәй бөерләргә зыян китерә?
Табиблар һәм белгечләр арасында пакетлы чәйләргә карата күп сораулар туа. Дәүләт мәгариф университеты табигый фәннәр факультетының физиология, кеше экологиясе һәм медицина-биология белемнәре кафедрасы доценты Александр Созыкин бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Ул чәйнең файдасы аның сортларына да, аны әзерләү ысулларына да бәйле булуын билгеләп үтте. Чәй җитештерү технологияләре елдан-ел камилләшә бара. Хәзер кибетләрдә "элиталы" пакетлы чәйләр табарга мөмкин.
Белгеч мондый чәйнең галимнәр тарафыннан тикшерелгәнен сөйләде. Аңа электрон микроскопия һәм лазер яктылыгы белән йогынты ясаганнар.

”Элиталы” пакет чәен пешергәндә микропластик бүленеп чыга, ул югары температура тәэсирендә ясалма вак кисәкчекләргә таркала", — дип билгеләп үтте физиолог.

Мондый чәйне бик сирәк эчсәң, зыян юк. Ләкин пакетларны даими кайнатканда органнарда микропластик туплануы ихтимал. Бу очракта кан, бавыр һәм бөерләр зыян күрә.

 
 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: