Бер офицер тиз генә ут астында калган халыкны җыеп, бер йорт подвалына керткән. Озак утырганнар монда кешеләр. Снарядлар төшү туктамый икән.
—Уф, җитте инде, күпме монда утырырга була. Мин кайтам! — дигән берәү.
—Дөрес. Вакыт уздырып утырабыз, кайтырга кирәк, — дип кушылган аңа икенчесе.
—Кая барасыз, анда бит ут ява, сез һәлак булырга мөмкинсез! — дигән кешеләрне саклаган хәрби.
—Безнең шәһәрдә көн саен ут ява, өйрәндек инде, — дигән бу үзсүзле кешеләр һәм подвалдан чыгып киткән.
Күп тә үтми алар кире кергән.
—Нәрсә, курыктыгызмы, нигә кире уйладыгыз? — дип елмайган солдат.
—Юк ла. Анда яңгыр ява башлады, — дип җаваплаган тегеләр...