Халыкта, 6 июньнән чын җәй башлана, дигән сынамыш бар. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата. Шулай ук элек-электән “балан чәчәк атса, кыраулар булмый” дигән фаразлау да яшәп килә.
Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмый, кырау төшми дигәнне аңлата.
Быел май бакчачыларны көчле кыраулары белән куркытты, майда чәчәк аткан җимеш агачларын кырау сукты. Балан да бик соң чәчәк атты. Димәк, хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга була.
Автор фотосы.