1 июньдә Уфага Ольга Бузова килгән иде. Аның чамадан тыш ачык киеме урындагы халыкта шау-шу тудырды. Артист сәхнәдә тамашачыларны Балалар көне белән дә котлады. Бу күренеш җәмәгатьчелеккә, билгеле, ошамады.
Уфада булган әлеге күренеш Дәүләт думасына да ишетелгән, күрәсең. КПРФ сәяси партиясе депутаты Ирина Филатова Русиянең мәдәният министры Ольга Любимовага тиешле мөрәҗәгать белән чыккан.
"Эстрада артистларының киенү стиленә, яшенә карамыйча, тиешле таләпләр кертүегезне сорыйм", - диелә анда.
Депутат сәхнә костюмы әхлакый-эстетик нормаларга туры килергә тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, артист чарага һәм тамашачыларга туры килерлек кием сайларга тиеш.