+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь , 16:08

Давыл машинаны күтәреп, читкә алып ташлаган

Водительнең хәле ничек?

Давыл машинаны күтәреп, читкә алып ташлаган
Давыл машинаны күтәреп, читкә алып ташлаган

Әбҗәлил районында Целинный авылы янында көчле давыл булган.

Җил 8 тимер-бетон багананы җимергән, ягулык салу станциясенең тышын һәм мәгълүмат стендын куптарып ташлаган, электр линияләре, 2 автомобиль, шулай ук юл билгеләренә зыян китергән.

Кешеләр зыян күрмәгән. Җимерелү өчен нибары 10 минут вакыт киткән.

"Озон" фирмасының йөк автомобиле товарны Магнитогорскидан Сибайга алып барган булган. Йөк машинасы йөртүчесе сөйләвенчә, Целинный авылыннан ерак түгел йөк машинасына торнадога эләгә һәм аны берничә тапкыр әйләндерә.

Бәхеткә, машина йөртүче зыян күрмәгән. Ләкин машинадагы товар инде яраксыз булып чыккан. Газель механик зыян күргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян суммасы 5 миллион сумга якын тәшкил итә.

Фото: vk.com/incident02

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: